Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Акъегет мәдәният хезмәткәрләре «12 июнь - Россия көне” дигән әңгәмә үткәрде

12 июнь - Россия көне 12 июнь көнне Россия Федерациясенең Дәүләт бәйрәме – Россия көне билгеләп үтелә.

Халык аны милли бердәмлек, теләктәшлек һәм тынычлык көне буларак бәйрәм итә.

- Илебезнең төп байлыгы – аның күпмилләтле халкы. Һәр халыкның үз мәдәнияте, гореф-гадәтләре бар, аларны сакларга һәм киләчәк буынга тапшырырга кирәк. Шушы вакыйга уңаеннан Акъегет мәдәният хезмәткәрләре "12 июнь - Россия көне” дигән әңгәмә үткәрдек. Балалар белән бу чарада бәйрәмнең күпмилләтле халкыбызның бердәмлеген символлаштыруы, һәркемнең Ватаныбызның бүгенгесе һәм киләчәге өчен җаваплы булуы турында фикер алыштык. Илебез анда яшәүче күпмилләтле халыкларның дуслыгы белән көчле,- дип яза Акъегет мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Рәшидә Борһанова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев