Яшел Үзән

Зөядә Сенегал авторларының урам фотокүргәзмәсе ачыла

30 июньдә «Зөя утрау-шәһәре» музей-тыюлыгында «Бөтендөнья мирасы утраулары.

Горе и Сен-Луи (Сенегал)»: «Фотоматериаллар «Калинка» (Дакар) Рус-Сенегал дуслыгы альянсы тарафыннан бирелгән, 30дан артык фотосурәт күргәзмәдә тәкъдим ителәчәк», - дип белдерде музей-тыюлык матбугат хезмәте җитәкчесе Юлия Нуреева.

Күргәзмә ачылышына Казан федераль университетыннан кунаклар - Африка илләреннән студентлар киләчәк. Рәсми өлештән соң Анголадан Луиш Мужинг һәм Нигериядән Анеле Нмесома Чиквадор Seniorita дуэты (скрипка һәм саксофон), шулай ук Анголадан Эльвира Шамале чыгыш ясаячак.

Күргәзмәнең темасы ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасының Свияжск һәм Сенегал объектлары охшашлыгы - утрау торышы, җирле халык эшчәнлегенең төрләре (балыкчылык, традицион суднолар төзелеше), кече территорияләрне һәм җирле берләшмәләрне үстерү мәсьәләләре белән бәйле.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: