28 сентябрьдән полиция хезмәткәрләре Яшел Үзән җинаять җәзасын үтәтү инспекциясе белән берлектә «Условник» оператив-профилактик операциясен уздыра. Ул оператив торышны яхшырту, җинаятьләр кылуны кабат булдырмау, хокук бозуларны кисәтү максатыннан эшләнә.
Операция барышында полиция хезмәткәрләре шартлы рәвештә җинаять җаваплылыгына тартылган кешеләрнең яшәгән урыннарында булачак, притоннар, подваллар, чардаклар тикшерелә. Операция 3 октябрьгә кадәр дәвам итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Яшел Үзән шәһәре
Нет комментариев