Фрунзе урамында билгесез кешеләр кыйнап баш мие селкенгән 35 яшьлек исерек ир янына чакыру алынган. Аңа медиклар ярдәм күрсәткән.
Чапаев урамында, улы кыйнаганнан соң, баш мие селкенгән 52 яшьлек хатынга ярдәм күрсәтелгән. Аны травмпунктка китергәннәр.
75 яшьлек хатынның эш урынында кинәт хәле авырайган. Медиклар килеп җиткәнче ул җан-тәслим кылган.
К.Маркс урамында 28 яшьлек исерек ирне кыйнаганнар. Аны хирургия бүлегенә китергәннәр.
15 яшьлек кыз кан тамырын кискән. Аңа ашыгыч ярдәм күрсәтелгән.
24 яшьлек егет дару эчеп үзен агуламакчы булган. Аңа ярдәм күрсәтелгән.
Татарстан урамында йорты янында 31 яшьлек исерек ирне кыйнаганнар. Медиклар баш мие селкенгән ирне дәваханәгә китергән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Яшел Үзән шәһәре
Нет комментариев