Яшел Үзән

Яшел Үзәндә ТР социаль яклау министры Эльмира Зарипова халыкны кабул итте

Төрле сораулар буенча 10 яшел үзәнле кабул итүгә язылган.

Мәсәлән, бер гражданканың эшкә урнашу проблемасы бар, өстәвенә ул үзенең яше һәм улының хөкеме аркасында теләсә нинди эшкә риза.

Министр әлеге бурычны хәл итү өчен бу ханымга җирле социаль яклау хезмәткәрен беркетергә кушты.

Яшел Үзәннең бер өлкән яшьтәге кешесе, социаль яклау линиясе буенча пенсионерларга шифаханәгә юлламаларны ешрак бирсәләр иде, дигән теләген белдерде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, үз вакытында министр Эльмира Зарипова безнең ветераннар өчен җирле шифаханәләргә юл ачты. Моңа кадәр аларга үз чиратларын 8-10 ел көтәргә туры килә иде.

Бу турыда "Яшел Үзән" газетасында җентекләбрәк укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: