Октябрьский авылындагы «Дубки» бакчачылык ширкәтендә мунча янган. Бер генә түгел, ике. 78нче участоктагы мунча хуҗасының куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве аркасында күрше мунчасы да янган.
Икенче янгын да шундый ук ширкәттә, Кызыл Яр авылында. 22нче участок йортының беренче катының эче, мансарды янган. Тагын бер янгын шәһәрнең Засорин урамындагы 1а йортында булган. Янгын суыткыч төзек булмаудан чыккан, диләр белгечләр. Хуҗа хатын да, янгын сүндерәм дип, зыян алган - аның сулыш юллары пешкән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Яшел Үзән шәһәре
Нет комментариев