Яшел Үзән

Яшел Үзәндә “Сак булыгыз мошенниклар!” конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр

Полиция хезмәткәрләре Россия Эчке эшләр министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет белән берлектә Яшел Үзән районы буенча "Сак булыгыз, мошенниклар!" дигән рәсем конкурсы уздырдылар. Конкурста Яшел Үзәннең 23нче - "Алтын башак" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләре катнашты.

Онлайн тавыш бирү ярдәмендә Җәмәгать Советы әгъзалары тарафыннан таләпләргә туры килә торган 4 иң яхшы эш сайлап алынды. Нәтиҗәдә призлы урыннар түбәндәгечә бүленде:

  • 1 урын - Есения Әюпова;
  • 2 урын - Әбүзәрова Алинә һәм Вәлимәтов Сәид;
  • 3 урын - Буланова Арина.


Конкурста катнашучыларның барысына да сертификатлар һәм мошенниклыкны кисәтү буенча профилактик белешмәләр тапшырылды. Ә иң яхшы эшләр авторларын дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләделәр.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: