Кичә Яшел Үзәннең механика көллияте бинасында ресурслар үзәге ачылды.
Эшче һөнәре престижы үсү һичшиксез икътисадның үсешенә турыдан-туры бәйле, бу республика җитәкчелегенең үз алына куйган өстенлекле юнәлеше, максаты.
Татарстан җитәкчелеге республиканың сәнәгать предприятиеләре, югары уку йортлары белән берлектә эшче һөнәрләренең популярлашуын, үсешен үзмаксат итеп куя. Узган ел Татарстанда 5 ресурс үзәге ачылган иде, быел тагын 5се ачылырга тора. Республикада аларның саны 25 булачак. Көллиятләр, югары уку йортларының җирле товар җитештерүчеләр белән үзара мөнәсәбәтләре тамырдан үзгәрәчәк.
Илсөя Завилейская фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Яшел Үзән шәһәре
Нет комментариев