Сәламәтлеге буенча үзенчәлекле кешеләр һәм аларның якыннары өчен бушлай, кулдан килгәнчә ярдәм алу проблемасы кискен тора. Сәламәтлеге үзенчәлекле күп кенә ялгыз кешеләр кечкенә мобиль төркемнәрдән тора.
Болар - Бөек Ватан сугышы ветераннары, өлкән кешеләр, производствода травма алучылар, «үзенчәлекле бала» тәрбияләүче ялгыз аналар шәфкатьле кешеләр ярдәменә аеруча мохтаҗ. Һәм бу ярдәм матди эквивалентта гына исәпләнмәскә мөмкин. Күбесенә хуҗалык планындагы ярдәм, бару яки кайту өчен ярдәм кирәк, ә кайберләренә гади генә игътибар да җитә.
Виктор Гюго: «Кешенең эчке дөньясындагы мәрхәмәт - кояш ул!» - дип язган. Шулай булгач, әйдәгез, тирә-ягыбызга игътибар беләнрәк карыйк әле. Сезнең ярдәмегез кирәкле кеше бардыр, мөгаен! Туганнарыгыз, хезмәттәшләрегез, дусларыгыз арасында да мохтаҗлар булырга мөмкин ич. Әйдәгез, тормышыбызны шәфкатьлелек нурына күмик.
Мондый мөмкинлекне безгә Яшел Үзән муниципаль районның яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе дә бирә - август аенда «Игелекле эшләр» акциясен игълан итте.
Алеся Лежнина.
Язманың тулы вариантын газетаның 59нчы саныннан укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Яшел Үзән шәһәре
Нет комментариев