Яшел Үзән

ЯШЕЛ ҮЗӘН РЕСПУБЛИКА ФОРУМЫНДА КАТНАШТЫ

20 майдан 22 майга кадәр «Идел» яшьләр үзәгендә «Татарстан – Яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәте инициативасы белән уздырыла торган «#SELFMADE2022» форумында Яшел Үзән шәһәренең эшче яшьләре вәкилләре булдылар.

Дмитрий Анисимов, Александр Саушин һәм Олег Коклихин әлеге чарада катнаштылар. Катнашучылар өчен түбәндәге чаралар оештырылды: шәхси үсеш тренинглары, интерактив конференцияләр, дискуссия мәйданчыклары, физик күнегүләр һәм мастер-класслар.

Шәхси брендны булдыру, нетворкингның мөһимлеге, лидерлык, Ораторлык сәнгате һәм менеджмент темалары кузгатылды. Форум нәтиҗәләре буенча иң актив катнашучылар билгеләнде һәм булачак чараларны оештыру планы төзелде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: