Осиновоның Садовая урамында «ВАЗ-2114» автомобилен йөртүче 22 яшьлек егет исерек хәлдә булып, йөрү тизлеген арттырган һәм юл кырыеннан барган 19 яшьлек кызны бәрдергән. Аяклары сынган кызны Яшел Үзән район үзәк дәваханәсенә китергәннәр.
Йошкар-Ола - Яшел Үзән юлында «Лада-Гранта» автомобилен йөртүче 78 яшьлек ир машинасын юл кырыендагы ком өеменә төшереп бәрдергән. Нәтиҗәдә 75 яшьлек пассажир хатынның умыртка сөяге сынган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Яшел Үзән шәһәре
Нет комментариев