Реклама
Мирный микрорайонында «Мәдәният» милли проекты буенча яңа мәдәни үсеш үзәге төзелеше дәвам итә.
Эш барышын Яшел Үзән мэры Михаил Афанасьев бәяләде.
Төрле төсле, уңайлы ял һәм эш зоналары – яңа яшьләр киңлеге функциональ күптөрлелек белән генә түгел, дизайнерлык алымы белән дә шаккатырырга вәгъдә итә.
- Монда һәр штрихны, һәрнәрсәне уйларга кирәк. Якты, яшьләр, заманча – бу сүзләр Яшел Үзәннең булачак үзәге синонимы булырга тиеш. Безнең шәһәрдә талантлы балалар күп һәм мондый объект барлыкка килү - үсеш өчен яңа мөмкинлекләр, моның өчен без республика җитәкчелегенә һәм шәхсән Рөстәм Миңнехановка рәхмәтлебез, - дип билгеләп үтте Михаил Афанасьев.
Биредә Татарстан Халыклары дуслыгы йортының Яшел Үзән филиалын, балалар һәм яшьләр өчен иҗат берләшмәләрен урнаштырырга планлаштыралар. Бинаның гомуми мәйданы - якынча 1500 квадрат метр.
Хәзерге этапта эчке бизәкләү һәм инженерлык эшләре бара.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз