Яшел Үзән

Яшел Үзән мәдрәсәсе мөгаллимәсе Дилә ханым вәгазе

Бисмилләһир-рахмани-рахим. Кешелек дәньясының иң бөек вакыйгасы, һичшиксез, Аллаһ Тәгалә илчесе Мөхәммәд пәйгамбәрнең (с.г.в.) Мәккә шәһәреннән Мәдинә шәһәренә һиҗрәтедер. Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа (с.г.в.) Аллаһ Тәгаләнең динен таратканда бик күп кеше Ислам кабул итә, Мәккәдә пәйгамбәребез Ислам динен кабул итүчеләр белән бу дингә каршы торучылардан бик күп җәфа-золымнардан газап чигә. Туктаусыз җәфалаулар...

Бисмилләһир-рахмани-рахим.

Кешелек дәньясының иң бөек вакыйгасы, һичшиксез, Аллаһ Тәгалә илчесе Мөхәммәд пәйгамбәрнең (с.г.в.) Мәккә шәһәреннән Мәдинә шәһәренә һиҗрәтедер.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа (с.г.в.) Аллаһ Тәгаләнең динен таратканда бик күп кеше Ислам кабул итә, Мәккәдә пәйгамбәребез Ислам динен кабул итүчеләр белән бу дингә каршы торучылардан бик күп җәфа-золымнардан газап чигә. Туктаусыз җәфалаулар сәбәпле, пәйгамбәребез (с.г.в.) сәхәбәләренә Аллаһ Тәгалә әмере белән Мәдинә шәһәренә һиҗрәт (күчәргә) итәргә рөхсәт бирелгән. Шулай итеп, Милади елы белән 622 елның Мөхәррәм аеннан башлап, мөселманнар яшерен рәвештә Мәдинәгә һиҗрәт кыла башлаганнар. Аллаһ Тәгаләнең дине буенча яшәү өчен йортларыннан, булган малларыннан, һавасын сулап үскән, туган җирләреннән аерылып, күп кенә мөселман Мәдинәгә күчеп киткән. Хәзрәти Госман һәм хәзрәти Гомәр дә һиҗрәт кылганнарның җитәкчелегендә булганнар.

Милади елның 622 елның Рәбигуль-Әүвәл аенда сөекле пәйгамбәребез (с.г.в.) хәзрәти Әбү Бәкер белән бергәләп Мәккә шәһәре белән аерыла. Шактый мәшәкатьләр һәм могҗизалар белән Мәдинәгә килеп җитәләр. Мәдинәдә Аллаһ Тәгаләнең соңгы шәригате булган Ислам дине көч алып, зур дәүләткә әйләнә, сөекле пәйгамбәребез (с.г.в.) бу һиҗрәте хәзрәти Гомәр (р.д.) хәлифәлеге вакытында һиҗри календарьның беренче елы булып кабул ителгән, ел башы итеп исә Мөхәррәм ае санала башлаган.

Мөселманнар яңа елга Мөхәррәм ае белән басалар. Быел 15 октябрьдә кояш баю белән һиҗри ел буенча 1437 ел башланды. Яңа елны башлап җибәрүче Мөхәррәм ае мөселманнар өчен аеруча әһәмияткә ия. Бу айда ызгышлар, низаглар, ачуланулар тыелган. Һәр барчабызның күңелләре бары тик мәрхәмәт һәм шәфкатьлелек белән генә тулган булырга тиеш.

Пәйгамбәребез (с.г.в.) үзенең бер хәдисендә: "Рамазан уразасыннан соң иң фазыйләтле ураза Мөхәррәм аенда тотылган уразадыр" - дип билгеләп үтә. Мөхәррәм аенда Гашура көне булуы аның кыйммәтен, мөһимлеген тагын да арттыра. Гашура көнендә кылган игелекле гамәлләр һәм Мөхәррәм аеның 9,10,11нче көннәрендә тоткан уразалар өчен Аллаһ Тәгалә зур саваплар насыйп итәр иншаллаһ.

Бу айда без татулыкка омтылырга, гамәлләребезне игелекле итәргә, кыен хәлдә калучыларга ярдәм кулы сузарга һәм аларның хәлләренә керергә тиешбез. Әгәр дә без Аллаһ Тәгалә рәхмәтенә ирешергә теләп, елны яхшы эшләрдән башлыйбыз икән, алдагы көннәребез дә, иншаллаһ, матур гамәлләр, чиста ниятләр белән тулыр һәм нәтиҗә буларак иманыбыз да ныгыр. Амин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: