"Яшел Үзән проект-конструкторлар бюросы" ачык акционерлар оешмасы сейсмик разведка, диңгез акваторияләрендәге углеводород ятмаларын табу өчен, "Россиянин" тримаран проектын тәкъдим итте.
Яңа судноның моделе Санкт - Петербургта "Нева" күргәзмәсендә күрсәтелде. Бу класстагы суднолар разведка-эзләү, тикшерү һәм Дөнья океаны диңгезләрендә нефть-газ ятмаларын эзләп табу максатларында кулланыла. (Сейсмология - геологиядә җир кабыгындагы тирбәнешләрне өйрәнү бүлеге). Күптән түгел әлеге бюроның Арктиканы, контенинталь шельфын өйрәнү һәм үстерүгә юнәлдерелгән фәнни-техник һәм инновацион эшләнүләр конкурсында лауреат исеменә лаек булган иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Яшел Үзән шәһәре
18+
Нет комментариев