Әлеге хәл кичә, 10 сентябрьдә, булган. Волжск шәһәренең ике кешесе урманга гөмбә җыярга килгән була. Алар каршына ике баласын ияртеп ана аю килеп чыга. Аю хатын-кызга ташланган, тәпие белән корсагына суккан, тәнен җәрәхәтләгән. Куркудан әлеге пар кычкыра башлаган, аюлар урманга кереп качкан. Гадәттән тыш хәл урынына полиция хезмәткәрләре һәм табиблар килеп җиткән. Хатын-кызга тиешле ярдәм күрсәтелгән, хәзер ул өендә, ди.
Нет комментариев