Яшел Үзән

Яшел Үзән 2022 елның чыгарылыш кичәсен билгеләп үтте

Быел Яшел Үзән районында барлыгы 560 чыгарылыш сыйныф укучысы, шуларның 341е - Яшел Үзәннән.

11 ел уку артта калды, хәзер әлегә билгесез олы тормышның яңа пәрдәсе ачылды. 

Яшел Үзән мэры Михаил Афанасьев балаларны әлеге күркәм бәйрәм белән котлады: 
⁃ Сезнең чыгарылышыгыз уникаль, чөнки сез укуны шәһәребез Яшел Үзәннең 90 еллыгын билгеләгәндә тәмамлыйсыз! Сезнең һәрберегезгә дөрес юл сайлап, күңелегезгә хуш килгән һөнәр табуыгызны телим! 

 Шулай ук КВН командаларының иң яхшы педагогларын һәм катнашучыларын рәхмәт хатлары белән бүләкләделәр. 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: