Яшел Үзән

Виктория үрчетү серләре

Бакча җиләген (виктория) яратмаган, бакчасы булып та, аны үстермәгән кеше сирәктер.

Орлыктан чәчеп үстереп булса да, бу җиләкне үрмәләп үсүче мыекчалардан үрчетү җиңелрәк. Мыекчаларны сайлау, аларны карап үстерү, тамырландыру, күчереп утырту технологиясен дөрес саклаганда, көздән утыртып калдырылган яшь үсенте киләсе җәйдә үк сусыл баллы җимешләр бирә. Гадәттә беренче җимешләр эре, хуш исле, бик тәмле була.

Бакча җиләге - күпьеллык үсемлек. Бер урында 4-5 ел уңыш бирә ала. Әмма үсентеләр картаю белән, уңышның күләме, сыйфаты да кими. Шун-лыктан бакчада берьюлы бер, ике, өч, дүртьеллык җиләк түтәлләренең булуы отышлы. Карт түтәлне казып алып юк иткәндә дә уңышсыз калмыйсың. Көздән утыртылган түтәлдәге чәчәкләрне кызганмыйча өзеп атсак, киләсе елда бу куакларда уңыш бермә-бер күбрәк булачак, чөнки куакның тамыр системасы көч-лерәк, ботаклары, яфраклары күбрәк була, киләсе ел уңышының җимеш бөреләре ясалуга ныклырак нигез салына. Мин бакча җиләк-ләрен корткычлардан саклау максатында, үсемлекләр арасында сарымсак үстерәм, берьеллык түтәлгә аны күб-рәк итеп утыртып калдырам, шунлыктан ул түтә-лем дә уңышсыз калмый. Икенче-өченче елларда уңыш арта бара. Дүртенче елдан соң кими, җи-ләкләр вагая, тамырлары, сабаклары чирләргә бирешә башлый.
Яңа түтәл ясауның үз хикмәтләре бар. Суган яки сарымсак җыеп алынганнан соң, бушап калган түтәлнең туфрагын марганцовка эре-мәсе белән зарарсызландырабыз. Бер квадрат метрга 4-5 кг чамасы черемә, агач көле кертәбез, казыганда чүп үләннәренең тамырларын җыеп алабыз. Түтәлгә яңа үсентеләр күчерелгәнче, ике атна вакыт эчендә туфракта яңа тормыш башлана, яңгыр суалчаннары - безнең күзгә күренми торган бик вак "ярдәмчеләребез" үз эшләрен башлый: җирне йомшарта, тукландыра, файдалы микроэлементларга баета һәм утыртыласы яшь үсентеләргә тернәкләнеп китү, үсү өчен уңай ми-крофлора барлыкка китерә.
Июнь уртасыннан башлап, июль башына кадәр - чәчәк ату чоры тәмамланган мәлдә, ана үсенте күпсанлы мыеклар чыгара башлый. Әгәр даими рәвештә өзә бармасаң, алар төп уңышка зур зыян сала, ана үсентене тәмам хәлсезләндерә. Ә утырту өчен мыекчаларны ике-өч яшьлек үсентеләрнең иң зур уңыш бирә торган бик көчле, сәламәт кәлшәләреннән үстереп алырга кирәк. Гадәттә, түтәл кырыендагы үсентеләр әлеге максатка ярашлы була. Сайлап алынган кәлшәләрнең әйләнә-тирәсенә мул итеп су сибеп, комплекслы сыек ашлама кертеп, саклык бе-лән генә 4-5 см тирәнлектә йомшартып чыгабыз. 4-5 көчле мыекчаны төрле якка юнәлтеп, тамырландырабыз, калганнарын өзеп ташлыйбыз. Бер мыекчада 3-4, хәтта 5-6 төен-тармак ясалырга мөмкин, әмма аның анасына якын торган беренчесе генә бик көчле була, яңа түтәлгә шунысын күчереп утыртуың хәерле. Утырту материалы күп кирәк булганда яисә сирәк сортны үрчеткәндә, икенче, өченче-ләрен дә алырга ярый, билгеле.
Әйбәтләп карап үстергәндә, алары да тернәк-ләнер, әмма уңышны азрак бирер. Мыекчада яфракчыклар пәйда була башлагач, аны тамырландыру хәс-тәренә керешәбез. Булачак тамыр урынын йомшартып, бераз тирәнәйтеп, су сибеп, туфракка учлап черемә яки компост өстибез. Яңа түтәлгә күчереләсе яшь үсентенең 3-5 яфрагы, 7-8 см.лы тамырлары булуы зарур. Күчереп утыртканда аларны йолкып түгел, ә кисеп, тамырларын саклык белән казып алабыз. Иске түтәлдән яңасына чирләр күчмәсен өчен, тамырларны марганцовкалы суга тыгып торырга була, ә иң яхшысы берничә сәгать "Корневин", "Энерген" кебек үсеш стимуляторы эремәләрендә, алоэ согы салынган җылы суда тоту.
Сарымсак төнәтмәсендә тотсак (150 мл. төнәтмә 10 л суга салына), аның тамырларын май коңгызы корты, аю чикерткә ашамаячак, дип ишеткәнем бар. Күчерү материалын анасыннан аермыйча гына, уңдырышлы туфраклы стаканчыкта үстереп алу отышлы. Аның тамыр системасы күпкә көч-лерәк була, күчереп утыртканда зарарланмый.
Бакча җиләге якты, кояшлы урында үсәргә ярата, элек сарымсак, суган, борчаклы культуралар, тамыразыклар үскән урынны үз итә. Бер түтәлне яздан ук җиләк үстерү өчен планлаштырып, анда берәр төрле сидерат культура үстереп алсагыз, тагын да әйбәт. Иң отышлысы - люпин чә-чү. Август башында аны чабып алып, туфракны "ЭМ-препарат" белән эшкәртсәгез, бакча җиләге өчен бик уңайлы мохит барлыкка киләчәк.
Утырту чокырлары киң һәм тирән итеп казыла. Казып алынган туфракны читкә алып торып, 1әр чиләк компост яки черемә, 2шәр стакан көл белән баету зарури. Түтәлдә үсентеләрне бер яки ике рәтле итеп, үсентеләр арасын, сортына карап, 30-50 см, рәт арасын 50 см калдырып утыртабыз. Бер ояга, ара калдырып, өч үсенте урнаштырабыз. Үсентенең "йөрәге" дип атап йөртелүче үзәге туфрак белән күмелеп кала күрмәсен. Тамырларны таучык итеп өеп куелган туфрак өстенә җәеп салабыз. Утырту чокырына алдан су мул итеп сибелгән булса да, тамырлар белән туфрак арасында буш һава калмасын өчен, утыртканда да сугарабыз һәм төбен мүлчәләп куябыз. Көн яңгырлы булмаса, кич кырын утыртуың хәерле.
Шәхсән үзем, үсемлекләр тернәкләнеп киткәнче, өс-ләренә тукылмаган юка материал ябып торам, суны шуның өстеннән генә яңгырландырып сибәм. Соңгы елларда бакча җиләге өчен чыгарылган махсус эре бөртекле ашлама кулланам, 7-8 данәсен утырту чокырына салып калдырам. Бакча җиләген безнең шартларда ике срокта: иртә язда - 15 апрельдән 5 майга кадәр, шулай ук 25 июльдән алып 5 сентябрьгәчә утыртырга ярый. Мин төрлечә тәҗрибәләр ясап карадым һәм безнең шартларда августның беренче ункөнлегендә утырту хәерлерәк дигән фикергә килдем. Сайлап алу материалы да күбрәк, үзебезнең вакыт та иркенрәк, җир җылы, көзге яңгырлар вакытында яшь үсенте ныклап тамыр җәеп, тернәкләнеп өлгерә, кышка ныгып керә.
Мүлчәләүне мәҗбүри эшкә саныйм. Моның өчен иң яхшысы - коелган ылыс, ул корткычларны куркыта, микробларны, гөмбәчекләрне зарарсызландыра. Төплә-ренә һичьюгы чиста салам, иске пычкы чүбе, кипкән печән, яфраклар да ярый. Булдыра алсагыз, кычыткан таратыгыз. Утыртып, ике атна узгач, беренче мәртәбә тукландырабыз. Моның өчен "Агрикола для ягодных культур", "Удобрение для клубники", биогумус яки тавык тизәген, үлән әчеткесен су белән сыеклап сибәргә була.
Кышка кергәндә, җиләк түтәле өсләре көзге яфраклар, чыршы ботаклары, үлән сабаклары белән томалап калдырыла. Иртә язда өсләрен ачып, туфрагын йомшартып, үсентеләрне марганцовка эремәсе белән коендырып, зарарсызлан-дырабыз, чирле яфраклардан арындырып, азотлы ашлама, кычыткан сулары сибәбез, янәдән тернәкләндереп җибәрәбез.
Чыганак - Татарстан яшьләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: