«Лада-Приора» машинасына 17 яшьлек яшүсмер мопеды белән килеп бәрелгән. Транспорт йөртү таныклыгы булмаган килеш, 17 яшьлек яшүсмер, Түбән-Вязовые-Албаба станциясе юлында мопеды белән каршы полосага чыгып, машинага килеп бәрелә.
ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының УГИБДД пропаганда бүлеге мәгълүматлары буенча, егет фаҗига булган урында ук җан бирә. 1997 елгы пассажирын дәваханәгә илтәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Яшел Үзән шәһәре
Нет комментариев