Яшел Үзән

Татарстанда тәүлегенә 99 яңа коронавирус очрагы ачыкланган

Узган тәүлектә Татарстанда 99 яңа очрак теркәлгән, шуларның 2се читтән кергән, калганнары контактлы.

38 кеше хастаханәгә озатылган, 61е өйләрендә дәвалана. Казанда - 61 кеше, 5әр кеше Чаллыда һәм Теләче районнарында. Яшел Үзән, Бөгелмә, Лаеш районнарында – 4әр очрак. Калган районнарда цифрлар 3тән 1гә кадәр тирбәлә.

Барлыгы 10 гыйнварга Татарстанда 43 646 СОVID-19 очрак теркәлгән.

Вафат булучылар 1491, бер тәүлек эчендә шуларның расланганы - 5 (1938 елда туган хатын-кыз, ир-атлар - 1971, 1950, 1953, 1941 елгылар).

Бөтен чорда 36 861 кеше савыккан, шул исәптән 44е узган тәүлектә.

Битлек һәм перчәткәләр киеп йөрегез. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: