Реклама
Татарстанның тагын дүрт кешесе коронавирус корбаны — ир-ат һәм өч хатын-кыз булган.
Республикада рәсми теркәлгән Covid-19 корбаннарының гомуми саны 2022 елның 19 гыйнварына 1535 кә җитте, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
"Үлүчеләр саны 1535кә җитте, соңгы тәүлек эчендә дүрт очрак ачыкланган», - дип хәбәр иттеләр ведомствода.
Коронавирустан 1937, 1947 һәм 1954 елларда туган хатын-кызлар, шулай ук 1962 елгы ир-ат вафат була.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз