Яшел Үзән

Татарстанда маймыл чумасын алып керү куркынычы бик аз

Бу хакта Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

«Бүгенге көндә республикага маймыл чәчәге авыруы килү куркынычы бик аз. Чөнки бу инфекция теркәлә торган илләр белән һава элемтәсе юк», - дип билгеләп үтте ул. Авдонина билгеләп үткәнчә, бу авыру, әйтик, коронавирус яки холера кебек үк, йогышлы түгел.

 

«Авыру кеше белән турыдан-туры элемтә булган очракта гына, әлеге авыру икенче кешегә йогарга мөмкин», - дип өстәде Республиканың баш санитар табибы урынбасары.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: