Яшел Үзән

Татар теле туган телме, әллә юкмы?

Безнең республикада татар теленең дәүләт теле булуы һәркемгә билгеле. Хәтта урамнарның исемнәрен, алтакталарын, азык-төлек продуктлары составын һ.б. язуда аларны тигез хокуклы файдалану турында канун да бар.

Бу канунның Яшел Үзән районында ничек үтәлүен, шулай ук аның үтәлүе өчен нәрсәләр эшләргә кирәклеген ачыклау өчен, без туган телләр буенча чираттагы утырышка җыелдык. Яшел Үзәндә телләр турындагы канунны бозу очраклары бар, әмма әлеге хокук бозуны бетерү эше актив алып барыла.

Муниципаль контракт кысаларында быел урам исемнәре язылган 30 такта алыштырылачак һәм яңалары урнаштырылачак, – дип сөйләде Радик Шаһидуллин, ЯҮМР төзелеш һәм инфраструктура үсеше департаменты җитәкчесе урынбасары. – Күп кенә урамнар, мәсәлән, Заикин, Гастелло, Солнечная урамнары бары тик рус телендә генә язылган – бу закон бозу.

Иң катлаулы мәсьәлә булып эшмәкәрләр белән эшләү кала. Билгеле булганча, алар үз продукциясенең исемен генә түгел, сос тавын, саклану вакытын, кыскасы, барлык мәгълүматны татар телендә дә язарга бурычлы.

– Бүгенге көндә әлеге законны райо ныбызның бары тик ике предприятиесе генә 100 процент үти – бу «Майский» теп лицалар комбинаты» һәм «Васильевский» икмәк комбинаты, – дип шәрехли башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары вазифаларын башкаручы Анастасия Стерякова. – Кайбер предприятиеләрдә бу проблема, товарга ябыштырыла торган наклейкаларның алдан ук басылуы һәм алар аны тулысынча кулланмаганда, яңасын бастыру өчен өстәмә чыгымнар белән бәйле. Өстәвенә, товар турындагы мәгълүматны ике телдә язу өчен, әлеге наклейканың дизайнын һәм форматын тулысынча үзгәртергә кирәк, ә бу кабат шактый финанслауны сорый.

– Ихтимал, сез хаклыдыр, – дип җа вап бирде комиссия әгъзасы, Татар конгрессының Яшел Үзән бүлекчәсе җитәкчесе Әлфия Мирхәйдарова, – әмма бу закон беренче ел гына гамәлдә түгел һәм эшмәкәрләрнең әле дә алдан басылган наклейкалардан файдалануы гаҗәп. Алар аны 10 елга җитәрлек итеп бастырганмы әллә? Урам исемнәренә әйләнеп кайтканда, хәтта татар теленә тәрҗемә ителгәннәрендә дә бик күп хаталар бар. Мәсәлән, Насыйри урамы кыска «й» белән языла, Насыри дип түгел.

Мин, шулай ук, телләр буенча комиссия әгъзасы буларак, үз чиратымда редакциябезнең эшчәнлеге һәм икенче дәүләт телебез – татар теленең кулланышта булуы һәм грамоталы кулланылуы өчен керткән тырышлыгыбыз турында чыгыш ясадым.

– Татар теле мәдәниятенә, аның үсешенә ба гышланган даими сәхифәләрдән тыш, быел безнең газетада «Алтактада хата тап» рубрикасы да барлыкка килде. Анда без кибетләр, учреждениеләрдә һ.б. элмә такталарда журналистлар тапкан хаталарны бастырабыз. Быел мәгариф идарәсе белән берлектә туган телгә багышланган конкурс үткәрдек: беренчесе #тукайныңшигъридөньясы хештегы астында узды, анда мәктәпкәчә яшьтәге 480 бала катнашты. Шулай ук #әдәбимарафон, анда инде яшенә һәм милләтенә карамас тан, безнең аккаунтның барлык язылучылары да катнашты. Аларның саны өч меңнән артып китте.

Мәгариф идарәсе белән тагын бер конкурс оештыру планлаштырыла, бу юлы ЯҮМР мәктәпләре укучылары арасында. Журналистлар эшчәнлегеннән тыш, «Яшел Үзән» газетасы редакциясе Район үзәк хастаханәсе, Яшьләр һәм Мәдәният идарәләре белән материалларны, сценарийларны һәм башка текстларны татар теленә тәрҗемә итү буенча тыгыз хезмәттәшлек итә.

Шулай да бу аз, күпме генә эшләсәк тә аз булачак, чөнки татар телен саклап калу, дәүләт теле буларак, нигездә, гаиләгә, өлкән буынга бәйле. Мин безнең әбиләрнең, телләрен вата-сындыра онык лары белән рус телендә сөйләшүләренә еш шаһит булам. Нигә? Кирәк булса, татарча да аңларлар иде.

Балаларыбызның туган телләрендә хәлне дә белешә алмавы яки ипи дә сорый белмәүләре оят һәм бик тә күңелсез күренеш. Алай гына да түгел, без дәүләт телләре турындагы законны үтәү турында сөйлибез икән, админис тратив һәм хезмәт күрсәтү өлкәсе турында да әйтергә кирәк. Әгәр дә Күгәйдә яшәүче әби районның кайнар линиясенә шалтырата икән: «Я вас не понимаю. Говорите по-русски», дип трубкага кычкырмыйча гына тыңлап, аның туган телендә сөйләгәнен аңларлык мөмкинлек булдырыйк әле.

Шулай да, безнең көчле һәм бай татар телебезнең, бернигә дә карамастан, тагын күп гасырлар яшәячәгенә мин ышанам. Ә сез ышанасызмы?

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: