Яшел Үзән

Тагын 9 татарстанлы Covid-19 корбаны булды

Татарстанда коронавирустан тагын тугыз үлем расланды. Бу хакта республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итә.

Биш хатын-кыз вафат булган - 1929, 1950, 1957, 1961, 1970 елгы, шулай ук дүрт ир-ат - 1951, 1954, 1957 һәм 1962 елгы.

Шул рәвешле, Covid-19 пандемиясе вакытында Татарстанда яшәүче 948 кеше үлгән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: