Яшел Үзән

Табиб чакыртсаң – күпме көтәргә?

Кайсы очракларда ашыгыч ярдәм яки участок табибын өйгә чакыртырга була? Бу мәсьәлә хәзер аеруча актуаль.

Озак та түгел – тиз дә…

Статистика раслаганча, өлкәннәр табибны өйгә чакыртырга яратмый һәм ярдәм сорап турыдан-туры медицина учреждениеләренә мөрәҗәгать итүне өстен күрә. Дөрес, авыруның хәле һәрвакытта да мондый озын-озак йөрүләр кылырга мөмкинлек бирми. Белгечкә керү өчен чиратта торуны рәхәт дип әйтеп булмый, сәламәтлек тә өстәмәячәк. Ә хәзерге шартларда мондый фидакарьлек бөтенләй урынлы түгел.
Гаделлек өчен шунысын билгеләп үтәргә кирәк, пациентлар өйдә табибны тыныч кына көтеп торырга шат булыр иде, тик бу һәрвакытта да алай килеп чыкмый.

Әмма өметне өзәргә кирәкми! «Россия Федерациясендә гражданнар сәламәтлеген саклау нигезләре турында» 2011 елның 21 ноябрендәге 323нче федераль закон гражданнарга медицина учреждениесендә генә түгел, өйдә дә медицина ярдәме алу хокукын бирә. Законга каршы килә торган нигезләр булмаганда, мондый ярдәм күрсәтүдән баш тартыр га тиеш түгелләр.

Участок табибы яки ашыгыч медицина ярдәме бригадасы чакыру буенча килергә тиеш:
• авырып киткән яки авыру кискенләшкән очракта;
• агуланулар, пешүләр, интоксикацияләр вакытында;
• җәрәхәтләнгәндә яки яраланганда;
• бала туу яки бала төшү куркынычы булганда;
• көчле авыртулар башланганда;
• пациент үзен авыр хис итү сәбәп ле поликлиникага яисә хастаханәгә бара алмаганда.
COVID-19 темасына килгәндә, РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы тән температурасы 37,2 Стан югарырак булганда, башка симптомнар: ютәл, күкрәктә авырту, көчле хәлсезлек, баш авыртуы өстәлгәндә табибны өйгә чакыртырга киңәш итә. COVID-19 фонында хроник авырулар (онкология, диабет, гипертония, астма һ. б.) билгеләре көчәйгәндә яисә кискенләшкәндә ашыгыч ярдәм чакырту яхшырак булыр!

Ярдәмне күпме вакыт көтәргә?
Медицина ярдәмен көтү вакыты авыруның хәленә бәйле.

Әгәр дә аның гомеренә куркыныч яный икән, ашыгыч медицина ярдәме таләп ителә. Дөрес, законнарда нинди очракларда гомергә куркыныч янавы турында аныкланмаган. Табиб практикасы сәламәтлеккә куркыныч янаучы халәтләргә температураның нык күтәрелүен (39 С тан югарырак), массив кан агуны, авыртуны, моторика һәм сөйләм бозылуны, аң югалтуны, тын кысылуны, психик тайпылышларның кискен фазасын кертә. Исемлекне дәвам итәргә мөмкин, чөнки гомернең куркыныч астында булу куркынычы һәм критик симптомнар бик күп.

2020 елга һәм 2021-2022 еллар план чорына гражданнарга түләүсез медицина ярдәме күрсәтүнең дәүләт гарантияләре программасы буенча пациентка ашыгыч ярдәм бригадаларының килү вакыты — чакыру мизгеленнән 20 минуттан да артык булмаска тиеш.

Тормыш өчен куркыныч тудырмый торган кискен халәтләрдә медицина ярдәме күрсәтү бригадасын көтү вакыты ике сәгатьтән дә артмас ка тиеш. Әгәр дә авыруга район поликлиникасы белгечләре көче белән ярдәм күрсәтергә мөмкин булса, участок табибының визитын озаграк көтәргә туры киләчәк — мөрәҗәгать иткән вакыттан алып – 24 сәгать.

Шуны да искәртү кирәк: медицина ярдәме алу хокукы бозылган очракта, гражданин үзенә ОМС полисы биргән иминият оешмасына ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә хокуклы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: