Горький исемендәге мәдәни үзәк каршында ел саен традиция буенча «Автоледи-2015» бәйгесе уздырыла. Үз-үзенә нык ышанган, батыр йөрәкле автомобиль йөртүче сигез хатын-кыз быел үз көчләрен сынап карарга булды.
Конкурс ике этапта уза, беренчесе - юл йөрү кагыйдәләре буенча имтихан, икенчесе исә классик маневрларны тиз үтәү.
Шунысын әйтергә кирәк: рульдәге хатын-кызны граната тоткан маймыл белән чагыштырырга яратсалар да, ЮХИДИ хезмәткәрләре белдергәнчә, юлда иң тәртипле йөрүчеләр - хатын-кызлар. Шуңа күрә бәйгедә барлык гүзәл затларыбыз да биремнәргә әйбәт җавап бирде.
I урынга лаек булган Ольга Иванова үзенең Лада Калинасы белән «классик маневрирование» этабын, бер генә стойкага бәрелмичә, 2 минут 47 секундта үтте, ә юл йөрү кагыйдәләре буенча сорауларга 1 минут 57 секунд эчендә җавап бирде. Ә II урынга лаек булган Дарья Гурина юл йөрү кагыйдәләренә 1 минут эчендә җавап бирде. III урын алган Светлана Хмелева автомобильдә яхшы йөри, маневр этабын, бер хата да ясамыйча, 3 минут 42 секунд эчендә үтте.
Шулай итеп, 27 августта Казанда булачак ярышларда Яшел Үзән данын I урынга лаек булган Ольга Иванова яклаячак.
Гүзәл Минһаҗева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Яшел Үзән шәһәре
Нет комментариев