Реклама
Мошенниклар Россиядә яшәүчеләргә кәрәзле элемтә операторлары сыйфатында шалтырата башлады, дип хәбәр иттеләр ВТБ банкының матбугат хезмәтендә. «Российская газета» шул турыда яза.
«Шулай итеп, абонент үзенең сим-картасында көйләүләрен мөстәкыйль рәвештә үзгәртә һәм СМС һәм шалтыратуларны мошенник номерына килә торган итеп билгели», – дип сөйләгән белгечләр РИА Новостига.
Үз-үзеңне җинаятьчеләрнең гамәлләреннән саклау өчен смартфонга номерны билгели торган кушымта куярга һәм таныш булмаган номерларга җавап бирмәскә кирәк, дип киңәш итә ВТБ банкының өлкән вице-президенты Никита Чугунов. Ә сөйләшү вактында әңгәмәдәшнең шәхесе турында бераз гына шик уянса да, әңгәмәне туктатырга кирәк.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз