Яшел Үзән

Россия флоты чишмә башы

XVII гасыр ахырында Россиянең диңгез киңлекләренә бердәнбер юлы илнең төньягында – Архангельскида гына була, әмма үзенең сәүдә һәм Хәрби Флоты булмый. Вәзгыять патшалыкка Бөек Петр килгәч кенә үзгәрә башлый.

Иске карашлы руслар хөрмәтендә яшәгән һәм Преображенский авылының патриархаль тынлыгында үскән патшаның диңгезгә, кораб ларга һәм ерак диңгез арты илләренә чиксез тарту көче каян килгән соң?

Әмма ул барлыкка килгән, беренче Император Александ рның сүзләрен үк әйтмәсә дә, аның ихтыяр көче һәм авыр хезмәтләрдә шәхсән катнашуы аркасында, Россия Балтыйк һәм Кара диңгезгә чыккан, анда беренче җиңүләргә ирешкән, ә яшь империя уңышлы диңгез державасына әверелгән.

Җиңүләр елъязмасын адмирал Федор Апраксин һәм Петр I командованиесе астындагы рус флотының Гангут култыгы янында швед эскадрасын тар-мар итүеннән саный башлыйлар. Ә Балтыйк диңгезендә яшь Россия флотын тулысынча ныгыткан диңгез көрәше 1720 елда Гренгам утравы янында була, анда шведлар тамырдан җиңелә.

Россия дәүләте территориясен әйләндереп алган диңгезләрдә Россия мәнфәгатьләрен яклау эше, шулай ук, Бөек исемен яулаган Екатерина II дәвам итә. Аның патшалыгы вакытында Кырым кушыла һәм Потемкин Россия флоты адмираллары белән Кара диңгез флоты базасына әверелгән Севастополь шәһәр-портына нигез сала.

Моннан адмирал Федор Ушаков эскадрасы Төркия эскадрлары белән сугышка чыга һәм аларны Трапезунд янындагы диңгез сугышларында тулысынча диярлек юк итә.

Россия диңгез даны елъязмасында 1853 елда Синоп янында сугышны откан һәм Макаров белән бергә Севас тополь оборонасы белән җитәкчелек иткән вице-адмирал Нахимовның, күп кенә башка адмиралларның, данлы диңгез офицерларының һәм матросларның исемнәре мәңгегә язылган.

Бүген Россия хәрби диңгезчеләренең данлыклы эшләре турындагы истәлекне, Император һәм Совет Хәрби-диңгез көчләренең данлы традицияләрен дәвам итүче һәркем, изге итеп саклый. Ә Россия диңгезчеләренә истә тотарлык һәм горурланыр лык сәбәпләр күп: 300 еллык тарихы эчендә булган орышларның 75 диңгез сугышларында, дошман командор кораблары горур Андреевский байрагы һәм СССР Хәрби-диңгез флоты флагы алдында үз флаг ларын төшерделәр.

Россиянең һәр гражданины илебезнең хәрби морякларына һәм корабльле көчләренә мәхәббәт һәм горурлык белән карый, шуңа күрә, 1939 елда ук Россия Хәрби-диңгез флоты көне булдыру һәм аның июль ахырында билгеләп үтелүе очрак лы түгел.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: