Яшел Үзән

Коткарса, прививка гына коткарыр

11 октябрь Татарстан тарихына керми калмас, мөгаен. Ул үтә йогышлы авыру – COVID-19 таралу буенча кертелгән чикләүләргә бәйле булды.

Бу көннән башлап, белгәнебезчә, QR-кодың, ягъни прививка ясатуың турында бирелгән махсус билгең булмаса, зур сәүдә-фитнес залларга, ресторан-кафеларга керә алмыйсың. Дөрес, күпләрне бу яңалык аптырашта калдырды. Ә бит бу республика җитәкчелегенең дә аптырап кертелгән чарасы. Авыру очрак лары бик тиз арта, медицина учреждениеләре зур киеренкелек белән эшли. Өстәвенә, бу зәхмәт кайберәүләрнең гомерен вакытыннан алда өзә. Прививка ясатыгыз, дип өндәүләр бу ел башыннан алып барылса да, язын, җәен чиратларсыз иркенләп барып прививка ясатырга мөмкинлек булса да, нишләптер халык артык ашыкмады.

Ә бит белгечләр көзен дүртенче дулкын булырга, грипп белән бергә килергә, штамм үзгәрергә мөмкин дип кисәтеп торды, югыйсә. Хәзергесе белән катырак авырыйлар дип тә әйтәләр әле. Белгечләрнең фаразлаулары хак килде. Россиядә дә, Татарстанда да, шулай ук безнең районда да авыручылар искиткеч тизлек белән арта. Хәзер безне вакцина гына, коллектив иммунитет кына коткарачагы аермачык. Шуңа әзер булырга, прививканы кичекмәстән ясату турында уйларга кирәк.

– Безнең Яшел Үзәндә кешеләргә өч төрле вакцина ясату мөмкинлеге бар. Нигездә ике компонентлы Спутник V (Гам Ковид Вак) ясаталар, – дип аңлатма бирә Яшел Үзән район үзәк хастаханәсенең эпидемиология бүлеге мөдире – табиб- эпидемиолог Юлия Нестерова. – Беренче компонентны район буенча барлыгы 46555, икенчесен 38350 кеше ясатты. Чикләүләр кертелгәч прививка ясатырга теләүчеләр саны 3 тапкыр артты. Вакцина районда барлык амбулаторияләрдә, шәһәр поликлиникаларында да бар. Көн саен күчмә бригадалар предприятиеләргә дә чыга. Хәзерге вакытта шимбә һәм якшәмбедә дә иртәнге 8дән 14 сәгатькә кадәр теләүчеләрне кабул итәбез. Әлбәттә инде, кеше күбәйгәч, медикларга да киеренкелек артты. Бу мөһим эшне тоткарлыксыз башкарып чыгарга кирәк. Башка чара юк. Эпидемия башланганнан бирле безнең районда лаборатор рәвештә расланган ковид диагнозы 916 кешегә куелды. Госпитальдә хәзер 110 авыру дәвалана.

QR-кодлар белән бергә Татарстанда мәҗбүри вакцинация кертелү сәбәп ле, 9 ноябрьгә кадәр беренче прививканы ясатмаучыларны эштән читләштерәчәкләр. Вакцинаның икенче компонентын алмаучыларны 7 декабрьдә эш урыннарына кертмәячәкләр. Вакцинадан «медотвод»ы булганнарга кеше күп җыела торган урыннарга йөрмәскә кушыла. Андый хезмәткәрләр «очный» форматта эшләрен дәвам итә ала.
Арабызда прививканы инде күптән үз теләкләре белән ясатучылар һәм хәзер бернинди кыенлыклар белән очрашмаучылар да шактый.

– Мин прививканы май-июньдә ясаттым һәм үкенмим, – дип сөйли пенсия дәге ветеран укытучы Рәйханә Зәйнуллина. – Сентябрьдә гриппка каршы вакцинация уздым. Анысын ясатмый калган елым юк. Шуңа Ковидка каршы да ясатырга шикләнмәдем. Поликлиникада миңа: «Рәхмәт, Рәйханә апа, үзең килеп ясаттың, авырма!» – дип әйтүләре күңелгә бик хуш килде. Прививкадан соң үземне әйбәт хис иттем, хәтта температура да күтәрелмәде, шәһәрдән Бакырчыга да һәрдаим кайтып йөрим. Аллаһка шөкер, дип әйтәсем килә.

– Мин үзем прививканы майда ук ясаттым, – дип сөйли медицина хезмәткәре, лаборант Ольга Андреева. – Куркып йөрүчеләргә шаккатам, безгә балачактан төрле прививкалар ясыйлар иде бит әле, сорап торучысы булмады. Шуңа күрә йогышлы авырулар да безгә тимәде. Вакцина ясаган урын бераз кызарган кебек булды да, шуның белән бетеп китте. Аллаһ сакласын, авырырга язмасын, әмма тигән очракта җиңелрәк уздырырмын дип ышанам.

– Мин сентябрьдә Норлат хастаха нәсенә барып ясаттым, – дип фикере белән уртаклаша Мулла Иле авылыннан Әнәс Канаков. – Диспансер исәптә торсам да, кан басымы күтәрелә торган булса да, прививканы бик әйбәт кичердем. Норлаттагы прививка ясаучы медицина хезмәткәрләренең мөнәсәбәте бик ошады. Ясар алдыннан җентекләп тикшерделәр, киңәшләрен дә бирделәр. Минем балалар белән иркенләп аралашып, курыкмыйча яшисем килә. Мәчеткә дә, мәҗлесләргә дә барырга туры килә. Авылда күршеләрем дә ясатты. Дөрес эшләдек дип уйлыйм. Шикләнүчеләргә киңәшем бер: тизрәк барып ясатырга кирәк!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: