Яшел Үзән

"Китап" радиосы командасы Роберт Миңнуллинның кече ватанында булды

Уфага кадәр баручы " Мин матурлык эзләп йөрим...» автойөрешендә катнашучылар Башкортстанда Югары Яркәй авылында (Илеш районының административ үзәгендә) булдылар.

Музыкаль марафонда катнашучылар «Су буеннан әнкәй кайтып килә» композициясен башкарды. Шулай итеп, роуд-тур Роберт Миңнуллинның кече ватанында булды. Татар шагыйре Илеш районының Шәммәт авылында туган.

Бүген музыкантлар һәм радиостанцияне алып баручылар Башкортстанның дүрт торак пунктында тукталырга планлаштыралар, иртәгә алар Уфада концерт үткәрәчәкләр.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: