Яшел Үзән

Холера таралу турында мәгълүмат фейк

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР идарәсендә республикада холера таралу турында мәгълүмат фейк дип атадылар.

Авыру таралуга юл куймас өчен махсус чаралар үткәрелә: «республика территориясендә холера очраклары турында мессенджерларда мәгълүмат чынбарлыкка туры килми», - диелә хәбәрдә.

Шулай итеп, Татарстан аэропортларының санитар-карантин пунктларында холера ачыкланган очракта гамәлләр алгоритмын эшләү буенча күнегүләр дәресләре узачак. Шулай ук июнь башыннан хастаханәләрнең һәм лабораторияләрнең әзерлегенә дә бәя бирәчәкләр, су коену зоналарындагы агынты суларны лаборатория тикшеренүләренә контрольне көчәйтәчәкләр.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: