Реклама
Бу хакта республиканың Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгында искә төшерделәр.
«ТР Президентының» 2022 елда Ураза һәм Корбан бәйрәмен үткәрү көннәрен билгеләү турында» 9 апрель Указы нигезендә, 9 июль-Корбан бәйрәме эшләми торган бәйрәм көн булып санала", - дип сөйләделәр ведомствода.
Эшләми торган бәйрәм көненә туры килгән эш сменасының дәвамлылыгы бер сәгатькә кыскара, дип билгеләп үтелә.
Шулай итеп, 8 июльдә татарстанлылар эштән бер сәгатькә алданрак китә алачак.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз