Яшел Үзән

ХӘЕРЛЕГӘ БУЛСЫН!

Ике фәерештә кеше кыяфәтенә кереп юлга чыга.

Күпмедер баргач, кич кырын бер авылда тукталып, алар ярлы гына күренгән бер йортның ишегенә шакый. Болдырга чыккан хуҗаның өстендәге ямаулы иске киеме, тузган чабатасы аның фәкыйрь бер кеше булуын күрсәтә иде. Шулай да, йорт хуҗасы мосафирларны якты чырай белән каршы ала, һәм өйдә ризыкның мулдан булмавыннан гына бераз оялган сыман бер сукранып ала да кунакларны табын алдына утыртып, хөрмәт-ихтирам күрсәтә, аннары исә өйдәге иң яхшы урынга йокларга яткыра...
...Таң атар алдыннан фәрештәләрнең берсе абзарга чыгып фәкыйрьнең яшәү чыганагы булган бердәнбер сыерын үтерә. Икенче фәрештә моңа бик гаҗәпләнә, әмма әмир (җитәкче) саналган кардәшеннән бу хакта сорарга кыймый. Хуҗа уянганчы фәрештәләр чыгып китеп, юлларын дәвам итә.
Тагын төн җитә. Бу юлы фәрештәләр затлы бер йортның капкасына шакыйлар. Өйдән чыккан купшы киемле, тәкәббер кыяфәтле хуҗа болар белән бик дорфа сөйләшә, кунарга ниятләүләрен белгәч, әүвәл кертмәскә маташа, әмма юлчылар бик үтенеп сорагач, “ярар инде” диеп, мосафирларга ризык та, чәй дә тәкъдим итмичә, төн чыгарга дип абзардагы печәнлеккә кертеп җибәрә. Таң алдыннан әмир-фәрештә абзарның ишелә башлаган бер диварын рәтләп-төзәтеп куя да башка бернинди гамәл кылмыйча, бу өйдән чыгып китә. Аның артыннан ашыккан икенче фәрештә түзми һәм кызыксынып сорый:
- Әйтче, кардәш, ни өчен син безне зурлап, хөрмәтләп кунак иткән фәкыйрьнең сыерын үтердең, ә шушы саран, илтифатсыз байның диварын рәтләп куйдың?
Җавап итеп әмир-фәрештә болай дигән:
- Барысы да Аллаһның хикмәтле кушуы буенча эшләнде. Эш шунда ки, бу төндә фәкыйрь кешенең хатыны үләргә тиеш иде. Үлем фәрештәсе килгәч, йорт хуҗасының безгә күрсәткән хөрмәтен, юмартлыгын исәпкә алып, мин Газраилдан хуҗабикәнең җанын алмавын сорадым. Ул ризалашты, әмма: "Бу йортта нинди дә булса җан иясенең җанын алмыйча булмый", - диде. Шуңа күрә сыер үтерелде дә инде. Фәкыйрь бу хәлне Аллаһның тәкъдире буларак кабул итеп, ихлас дога кылыр һәм Аллаһы Тәгалә аның малын кайтарыр (аңа буаз сыер бирер). Байның абзарындагы җимерелә башлаган дивары астында зур хәзинә – алтын-көмешләр белән тутырылган тартма ята. Дивар җимерелсә, бу хәзинә саран байның кулына эләгер иде. Шуңа күрә мин аны рәтләп куйдым да инде. Киләчәктә исә аны бу йортка яшәргә керәчәк иманлы гаилә табачак...
КЫСКАЧА НӘСЫЙХӘТ: Безгә ниндидер авырлык килсә, бу хәл бик начар күренсә дә, анда хәерлелек һәм бер Аллаһка мәгълүм булган ниндидер хикмәт барлыгын онытмыйк. Һәрбер кыен хәлне “хәерлегә булсын!” дип үткәрсәк, Аллаһ Раббыбыз әлеге хәлнең ахырын хәерле итмичә калмас, Үзе ярдәмен биреп, авырлыктан чыгу юлын күрсәтер. Шатлыкның да асылында ни ятканы безгә мәгълүм түгел. Ни генә булса да, артык кайгырырга да, куанырга да кирәкми, бары тик: “ХӘЕРЛЕГӘ БУЛСЫН!” диеп, барчабызга да тормышыбызны гыйбадәттә үткәреп, ихлас догалар кылып, яхшы, әдәпле, чиста күңелле мөэминнәр сафларында гомер кичереп яшәргә насыйп итсен...
Ришат Курамшин.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: