Яшел Үзән

Кабактан аш-крем

Бу ризык туклыклы һәм шул ук вакытта аз калорияле. Һичшиксез пешереп, авыз итеп карагыз.

Кирәк була:

  • Кабак – 200 гр
  • Сөт өсте (10%) – 200 мл
  • Бәрәңге – 100 гр
  • Татлы борыч – 100 гр
  • Суган – ярты баш
  • Каты сортлы сыр – 50 гр
  • Су яки шулпа – 1 л
  • Киптерелгән петрушка – 1 чәй кашыгы
  • Яңа өзгән петрушка – берничә ботак
  • Тоз – тәменчә
  • Төелгән кара борыч – тәменчә


Яшелчәләрне шакмаклап турап, кәстрүлгә салырга һәм кайнар су яки шулпа өстәргә. Кайнап чыккач, 20 минут пешерергә.

Блендер ярдәмендә бертөрле масса барлыкка килгәнче изәргә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: