Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатына әзерлек һәм аны үткәрү мәсьәләләренә багышланган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы премьер-министры Илдар Халиков шулай дип белдерде.
- Чемпионатка әзерлекне йөз процент дияргә була, ул ФИНАның бөтен таләпләренә дә туры килә. Спорт объектларында инде спортчылар беренче тренировкаларын да уздыра башлады. Ярышлар уздыру өчен вакытлыча корылган объектларда үкчәле туфли белән йөрү җайсыз булачак, шуңа да гүзәл затларга үкчәле аяк киеменнән баш тартып торырга киңәш итәр идем, - диде ул. Шуннан соң ук: «Ярышлар башланырга кимендә ярты сәгать алдан килүегез дә хәерле», - дип өстәде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Яшел Үзән шәһәре
Нет комментариев