Яшел Үзән

Бер михнәтнең – бер рәхәте...

Кайчандыр, бик күптән бер авыл кешесе яшәгән. Хатыны, улы һәм үзенең җирен сөрә торган аты булган. Һәм бер вакыт аның аты качкан. Берничә көн эзләсәләр дә, тапмаганнар.

Авыл халкы аның янына килеп: «Кайгың зур инде! Хәзер ничек итеп гаиләңне ашатырсың?!» – дигәннәр. Ә ул аларга: «Кем белгән инде..., кем белгән...», – дип җавап биргән.

Ике атналап вакыт үткән һәм бу кешенең аты кайткан, әле үзе генә дә түгел, бер көтү ат ияртеп кайткан! Һәм авыл халкы бу ирне очраткан саен: «Кара әле, ай-йай, бәхетең бар икән! Атыңның үзе кайтуы гына җитмәгән, артыннан бер көтү ияртеп кайткан бит!» – дигәннәр. Ә ул аларга элекке кебек үк: «Кем белгән инде..., кем белгән...», – дип җаваплаган.

Менә бер вакыт бу агайның улы атларны өйрәтә башлаган. Егылган һәм аягын сындырган. Һәм әйләнә-тирәдәгеләр: «Менә бит нинди бәла. Хәзер улың чатан кала инде, үзенә хатын да таба алмас», – дип баш чайкыйлар. Ә ул моңа җавап итеп: «Кем белгән инде..., кем белгән...».

Берничә атнадан соң авылга сугыш башлануы турында коточкыч хәбәр килә һәм барлык ир-егетләрне солдатлыкка алып китәләр. Бары әлеге кешенең улын гына алмыйлар, чөнки ул чатан була.

Бер елдан соң, кемдер кулсыз, кайсыдыр аяксыз кайта, кемдер бөтенләй үлеп кала. Ә бу вакытка чатан егет авылның иң гүзәл кызына өйләнеп, гаилә корган була.

Һәм кешеләр тагын теге авылдашы янына килеп: «Ничек сиңа уңай туры килде! Улыңны да сугышка алмадылар, киленең дә авылның беренче сылуы!» – диләр. Һәм беләсезме ул аларга ничек җавап бирә? Һәрвакыттагыча: «Кем белгән инде..., кем белгән...»

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: