Яшел Үзән

Белдекле программист бул: Яндекс академиясе лицее яңа төркем җыя!

Бу 8-10 сыйныф укучылары өчен программалаштыру буенча бушлай курслар. Ике ел эчендә балалар Pythonны үзләштерәчәк һәм веб-кушымталар, чат-ботлар һәм интерфейслар булдырырга өйрәнәчәк. Бу белем junior-эшләүче булу өчен җитәрлек.

Яшел Үзән районында шөгыльләнү өчен 2 мәйданчык бар:
*Яшел Үзән механика көллияте
*Мирный бистәсендә 9нчы лицей
Яндекс академиясе лицеена керү өчен (проектның яңартылган исеме "Яндекс.Лицей"), сайтта заявка бирергә һәм 10 сентябрьгә кадәр онлайн-тестны узарга кирәк https://academy.yandex.ru/
Әгәр сездә сораулар бар икән, @rusjlan_safiulin почтасына языгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: