Яшел Үзән

Айгөлнең кулларыннан гөл тама

16 октябрь – Бөтендөнья кул эшләре көне буларак билгеләнеп үтелә. Аның белән элек-электән шөгыльләнгәннәр: чигү чиккәннәр, шәл, оекбашлар, бия ләйләр бәйләгәннәр... Еллар узу белән, төрләре үзгәрә бара, ә асылы шул ук.

Кул эше һәрвакытта да, бүген бигрәк тә, югары бәяләнә. Шулай булмыйча мөмкин дә түгел, һәр эшкә күңел җылыңны саласың, хәзерге тиз заманда болай да җитмәгән кадерле вакытыңны сарыф итәсең.

Язмабыз герое Айгөл Гыйләҗиева балачактан кул эшләренә мөкиббән кыз. Аның белән очрашып, танышкач та, моның кадәр кул эшләрен өйрәнергә мөмкинме икән дигән сорау туа. Безнең газета журналистлары Айгөл белән күптән таныш. Бишнәгә уңган булган Әнәс һәм Гөлфирә Гыйләҗиевлар гаиләсен язарга килгәнебез булды. Бу еллардан соң күпме вакыт узды инде, ә Айгөл тагын да күбрәк һөнәр үзләштергән.

Мин балачакта безгә Ключинең иске хастаханәсендә эшләүче бер әби менеп йөри, дәү әнием белән дуслар иде, икесенең дә урыннары оҗмахта булсын. Менә шул әби бөтен кул эшенә бик оста иде. Безгә килгән саен миңа крючок, мулинә бүләк итә башлады. Бер килүендә шул крючок белән бәйләргә дә өйрәтте. Гап-гади урындык җәймәләре иде ул, – дип искә ала Айгөл.

Менә шушы җәймәләрдән башлана да инде кул эшләре белән «җенләнүе».
– Әбием Казаннан, сөт сатарга барган саен, җепләр алып кайта башлады. Ул төрле төстәге җепләрдән үзенә күрә бер сихрилек сирпелә иде. Кара әле, болардан нинди матур башмаклар чыга бит, дип уйлый торгач, башмаклар бәйләргә керештем. Төрле газета-журналлар карап, үрнәкләрен аннан да өйрәнә идем. Ул чакта әле интернет дигән нәрсә бик популяр түгел. Күпләр махсус журналлардан карап өйрәнде. Тора-бара интернет өйгә дә керде. Шуның белән күп төрле иҗат дөньясына юл ачылды. Бар күргән матур картиналарны, схемаларны өйрәнергә тырыштым. Биш ел элек фоамиран дигән материал белән таныштым. Чөнки аннан ясалган матурлыкны күреп, таң калган идем. Яшел Үзән кибетләреннән күпләп алып кайта башладык. Һәм әкренләп фоамиран дөньясына чумдым, – дип сөйли ул.

Чынлап та, теләге булган кеше әллә ниләр ясарга өйрәнә ала бүгенге көндә, интернетның мөмкинлекләре чиксез. Айгөл дә яңалыкка омтыла торган бик тырыш кыз. Булган сәләтең өстенә түземлек, сабырлык та сорала бит әле. Менә рәсемдәге сыерны ике ай иҗат иткән ул. Фоамиранны төрле төсләргә буяп, үзе дә үгез елында туганга, яратып ясаган. Ул күз явын алырлык картиналарны гына күрсәгез икән?! Аларны номер буенча буяп та, сәйләннәр тезеп тә ясый. Һәм искиткеч сәнгать әсәре тудыра. Иҗади җимешләрен бервакытта да җыеп, туп лап ятмый. Кайсын бүләк итә, кайсын сата, дигәндәй. Аз гына кергән акчасына янә материал алып, эшкә керешә.

– Мин кул эш ләре белән утыр ганда рәхәтләнеп, күңелем белән ял итәм, ул мине тынычландыра. Нәтиҗәсен күргәч, канатланам, тагын да иҗат итү те ләге арта. Алга таба сабын ясарга өйрә нә сем килә, – ди Айгөл.

Гыйләҗиевлар кебек тырыш гаи ләдә тәрбияләнгән Айгөлнең менә шулай, кулыннан гөлләр тама. Нинди генә эшкә алынса да, җиренә җиткереп башкара ул. Әти-әнисе Гөлфирә апа белән Әнәс абый да бик уңганнар. Урманнан кайтып кермиләр, быелгы җиләксез җәйдә дә 40 литрдан артык җиләк җыйганнар. Мал-туар тоталар, кош-корт үстерәләр. Ул кошларның санын да хәтерләмиләр. «300дән артты бугай», – дип шаярта Гөлфирә апа. Хезмәт белән тапкан малыгызның рәхәтен күреп яшәргә насыйп булсын. Ә Айгөлдән яңадан-яңа иҗат җимешләре көтеп калабыз. Матурлык тудыру теләге бервакытта да сүнмәсен, киләчәктә дә шулай тормышны яратып, гүзәллеккә гашыйк булып яшә!

Р.S.«Яшел Үзән»нең социаль челтәрендә #кулостасыяшелүзән дигән флешмоб бара.
Сез дә кушылыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: