Яшел Үзән

Абаууу.. Елан

Фатир бәдрәфендә бер метр озынлыктагы ак елан килеп чыккан

Новокузнецк шәһәрендә бер фатирда бәдрәфкә елан кергән. Бер метр чамасы озынлыктагы елан ак төсле, аның сары таплары да бар. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Фатир хуҗабикәсе бәдрәфтә елан күреп ала. Ул шунда ук ишекне бикләп куя, коткаручылар чакыра. Урынга килгән коткаручылар еланны өч литрлы банкага салып алып китә. 

Кемерово университеты биологы Николай Скалон сүзләренчә, хуҗаларыннан качып киткән табылдык елан – Амур полоз-альбиносы дип атала, ул кешегә куркыныч түгел, диелссә, бәдрәфтән елан килеп чыксын әле...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: