Реклама
Россиянең гидрометеорология үзәге галимнәре киләсе елның җәен аномаль эссе булачак дип фаразлый. Синоптиклар экватордан төньякка таба җылы һава массаларына "юлыканнар". Әлеге күренешне галимнәр Россия климатына хас булмаган дип саный.
Мәсәлән, Якутиядә еллык температураның 10 градуска күтәрелүе инде хәзер үк күзәтелә. Температура рекорды 21 декабрьдә Мәскәүдә, 22 декабрьдә Казанда булган (+10!).
Әлеге җылынуның сәбәбен климотологлар исә атмосфера катламында углекислый газның артуы белән аңлата.
Шәһри Казан
Чыганак - матбугат.ру.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа