Реклама
"Әкият" курчак театрында узган тантаналы чарада тренер Д. Гарипов җитәкчелегендә Норлат мәктәбенең яшь биатлончылары катнашты.
Заһидуллина Дилбәр, Тимергалиева Илүзә, Иванов Нариман, Гаязов Сирин, Ногуманов Даниил, Хәйруллин Рәмзил, Зыкина Алисә "Иң яхшы яңа уенчы" номинациясендә җиңүчеләр булды. Балаларны сәламәт яшәү рәвешенә һәм спортка тартканнары өчен тренерга һәм ата-аналарга зур рәхмәт белдерәбез. Яшь спортчыларны зур уңышлары белән котлыйбыз һәм яңа җиңүләр телибез!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз