Яшел Үзән

Зәйтүнә апаның каенатасын бик яшәтәсе килде

Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллыгы якынлаша. Кайбер чит түрәләренең никадәр генә авыз ертып бу җиңүдә төп рольне уйнаган СССРның дәрәҗәсен төшерергә, ялган оештырырга тырышсалар да, бу эш беркайчан да барып чыкмаячак, чөнки төп авырлык Советлар Союзы җилкәсенә төште.

Бу сугышта гарипләнеп, яраланып кайткан сугышчылар инде үлеп бетте диярлек, бармак белән генә санарлык алар хәзер. Шулай булса да, аларның, авылдашларыбызның бу сугышта күрсәткән батырлыкларын онытырга һич кенә дә хакыбыз юк.
Менә шундыйларның берсе: ике тапкыр «Кызыл Йолдыз» ордены кавалеры, күп кенә сугышчан медальләр иясе, сугышның башыннан ук катнашкан туганым Фәйзрахман Ногоманов 1941 елның августында фронтка китә, анда учебно-тренеровочный полкка (полк мәктәбе) эләгә. Мәктәпне тизләтелгән программа белән тәмамлый, сержант званиесе алып, көньяк-көнбатыш фронтка эләгә. Менә шуннан башлана беренче чирканчык алуы аның сугышта. Сталинградка һөҗүм итүче Пау­люс гаскәрләренә каршы бәрелештә башы бик каты яралана. Аны башта күчмә кыр госпиталендә дәвалыйлар, аннан, күчерергә ярагач, Казан хәрби госпитальләренең берсенә кайтаралар. Ул анда 1944 елның ноя­бренә кадәр дәвалана. Тормыш иптәше Гөлсем апа аның янына, үзләре авызыннан өзеп, азык-төлек ташый. Хәрби медицина комиссиясе аны тагын сугышка яраклы дип таба һәм Казан танк училищесына 4 айлык курсларга укырга җибәрә.
Аннары - кабат фронтка. Сугыш инде бу вакыт Германия территориясендә бара. Шушы өч ай эчендә ул күп кенә шәһәрләрне азат итүдә катнаша.

Фәндияр Гыйльманов.

Язманың тулырак вариантын газетаның 28нче саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: