Яшел Үзән

Зөядәге ат сарае туристларны көтә

Быел Зөягә килүче туристлар саны, узган елдагы Яңа ел бәйрәмнәре белән чагыштырганда, 295 процент тәшкил итте. 2016 елның 1-8 гыйнвар көннәрендә Зөядә - 11,6 мең, быел исә 34,3 мең кеше кунак булган.

Быел утрау-шәһәрчеккә инде 400 мең кеше килер дип көтелә. 5520 квадрат метр мәйданны биләгән ат сарае территориясендә - заманча этнография комплексында кунаклар һәрвакыт үзләре өчен кызыклы әйберләр таба. Балалар һәм өлкәннәр өчен уздырылган мавыктыргыч экскурсияләр һәр туристның күңелендә онытылмаслык хатирәләр калдыра. Экскурсияләр танып белү, тарихи, этнографик юнәлешләр буенча үткәрелә. Хәтта урта гасыр интерьерларындагы тарихи уеннарда да катнашырга мөмкин.

Биредәге остаханәдә теләгән һәркемгә балчыктан сыбызгы ясап бирәләр. Монда шулай ук тимерче алачыгы, күн әйберләр эшли торган остаханә, ике кешелек кунак йорты, сувенир кибете, ресторан урнашкан, монда тәкъдим ителгән азык-төлек һәм эчемлекләрне бары тик шушы ресторанда гына татып карарга мөмкин. Әмма барыннан да бигрәк туристларны ат сарае җәлеп итә. Биредәге бахбайларны үз эшенең осталары карый. Атларның һәркайсын әйбәт ашаталар, артык талчыкмасыннар өчен, һәрдаим күзәтеп торалар. Сарайның урта бер җирендә атка атланып йөрү өчен махсус мәйданчык урнашкан. Җәйге чорда май аеннан октябрьгә кадәр абзарда биш ат асрыйлар, аларның берсе Чехиядә җитештерелгән биш урынлы каретага җигелсә, калганнары манежда атланып йөрү өчен кулланыла. Биредә теләгән һәркем үзен җайдак ролендә сынап карый ала, яшүсмерләр һәм өлкәннәрне иярдә дөрес утырырга өйрәтәләр. Мондый хис-тойгылар беркайчан да онытылмый. Зөягә килгән һәр кунакны алар гаҗәпкә калдырачак.

Комплекс тантаналы төстә 2012 елның 29 маенда ачылган иде, төзелеш һәм реконструкция эшләренә «Татспиртпром» акционерлык җәмгыяте гаять зур өлеш кертте.

«Ат сарае - ул безнең тарихыбыз һәм мәдәниятебез. Кунаклар һәм, беренче чиратта, балаларыбыз өчен мондый объектлар күп булырга тиеш», - дип белдерде ачылыш тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов.

Комплексны ачу тантанасында «Татспиртпром» акционерлык җәмгыятенә «Яңарыш» фонды исеменнән Мактау хаты тапшырылды. Компания ат сараен торгызуга сизелерлек ярдәм күрсәтте һәм әлеге объектны финанславын бүген дә дәвам итә. Ат сарае «Татарстанның мәдәни мирасы: борынгы Болгар шәһәре һәм Зөя утрау-шәһәрчеге» проектын гамәлгә ашыру кысаларында сафка басты.

«Татспиртпром» кабул итеп алганда биредәге корылмалар бик ташландык хәлдә булса да, аңа карап кына аларның кыйммәте кимеми. Бу - Успение монастыре ансамблен тулыландырып торган, XVII йөз ахыры - XVIII йөз башы хуҗалык корылмаларының сирәк һәм зур кыйммәткә ия комплексы. Ат сарае корылмаларының бүгенге көндә бик азы гына сакланып калган, ә капка, аран һәм ат абзары тулысынча диярлек юкка чыккан. Совет заманында биредә медицина учреждениеләре эшләгән.

- Ат сараеның табышы зур түгел. Зөя утрау-шәһәрчегенә гаять күп санда туристлар килә. Биредә икмәк тә, коймак та пешерәләр, ярминкәләр дә үткәрәләр. Әлеге урын халык арасында зур популярлык казанды, - дип саный «Татспиртпром» акционерлык җәмгыяте директоры Ирек Миңнәхмәтов.

Ат сарае манежында атка атланып йөрергә, каретага утырып, утрау буйлап сәяхәт итәргә, нәселле атларны ашатырга мөмкин. Һөнәрчелек бистәсе - сувенирлар ясау процессында катнашу, илнең танылган осталарыннан мастер-класслар алу мөмкинлеге дә. Зөягә килгән кунаклар тимерче һәм чүлмәкче һөнәрләренә, акча сугу һәм күнгә басып бизәк төшерү серләренә өйрәнә ала.

Тарихи белешмә

Зөя утравында Успение монастыре (аңа 1555 елда нигез салына) сафка басу белән, биредә ат сарае да калкып чыга. Беренче ат сараеның тасвирламасы Зөянең 1565-1567 еллардагы язу кенәгәләрендә китерелә. Ат сарае милкенең өлешчә тасвирламасы, аның параметрлары 1614, 1702, 1739-1741 еллардагы монастырь исемлекләрендә урын алган.

Ат сараеның таш корылмалары һәм диварлары XVII-XVIII йөзләргә карый. XVIII йөз ахырында төзелгән планда ат сараеның конфигурациясе исәпкә алына. Участок монастырьның Изге капкалары каршындагы зур булмаган мәйданчыкка чыга торган көнбатыш тарафындагы капкалар белән әйләндереп алынган. Археологик тикшеренүләр күрсәткәнчә, иң беренчеләрдән булып ат абзары бинасы, соңрак арбалар кую өчен лапас төзелгән. Көнбатыш тарафыннан ат абзарына аран орынып тора. Участокның төньяк-көнчыгыш почмагындагы торак бина арбалар кую өчен лапас белән бер үк вакытта төзелгән, әмма XVIII-XIX йөзләрдә үзгәртеп эшләү нәтиҗәсендә сизелерлек зыян күргән.

Реклама, 6+

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: