Яшел Үзән

ҮЗСАЛЫМНЫ – СӘДАКА ИТЕП ТӘ БИРЕРЛЕК

– Яшәгән җиребезне тырыша-тырыша үз кулларыбыз белән чүпкә батырабыз. Контейнерларның көнкүреш калдыкларын гына чыгару урыны булуын даими исегезгә төшереп торуга карамастан, алар янына ниләр генә ташымыйсыз. Чистартып өлгермибез, кабат шул ук хәл! Бу әшәкелек махсус эшләнә кебек.

Яздан – көзгә кадәр өмәләр оештырып, тирә-юнебезне тәртипкә китерәбез. Анда, нигездә, бюджет хезмәткәрләре катнаша. Әмма алар бит авыл буенча чүп җыеп йөрергә тиеш түгел! Үз артыгызга кулыгыз җитми икән, өмәләрдә  активлык күрсәтегез, алай булгач! – дип, барлык җыеннарда, диярлек, күтәрелгән чүп мәсьәләсен шырданлыларга да яңгыратты җирлек башлыгы Рәис Кәримов (рәсемдә).  – Аннары, мин бер үзем бөтен эшкә дә өлгерә алмыйм. Ну, ал да көрәгеңне, чистарт шул чишмәне. Әллә ни булмый бит шуннан гына. Җиде чишмәне ясап куйдык, хәзер мин аларның юлларын да көрәп йөри алмыйм бит инде...

Әйе шул, үзгәрде авыл халкы, шундый юк мәсьәләләрдән бар ясап, кемнеңдер килеп эшләвен көтеп ята торганга әйләнде. Элек-электән ул чишмәләрне, кем якын яши, дәшми-тынмый гына, шулай булырга тиеш санап шулар карый иде. Җыен барышыннан аңлашылганча, Олы Шырдан җирлегендә иң авырткан урыннар – халыкны су белән тәэмин итү һәм чүп-чардан арындыру. Биредә су челтәре бик еш сафтан чыгып торуга карамастан, ул иң озагы бер тәүлек эчендә төзекләндерелә, моның өчен алар ТКХ җитәкчесе Равил Бәхтияровка һәм аның кул астында эшләүчеләргә рәхмәтле. Әмма, аңа тагын бер гозере бар биредәге халыкның:
– Җәй килер һәм кабат яшелчәләргә сиптерергә су җитмәү мәсьәләсе килеп басачак. Ничек булса да икенче скважинаны эшләтеп җибәрү мөмкинлеген табыгыз әле, – диләр.
– Насос сатып алып, безгә хәбәр итегез. Аны урнаштыру бер көнлек эш, – дип җавап бирде Равил әфәнде.
– Су счетчикларын тикшергәндә хезмәткәрләрегез идән асларына кадәр төшеп тикшереп йөрергә ти­е­ш­ме?
– Тузанга буялып кеше идән астына төшеп йөрүнең беркемгә дә канәгатьлек бирмәвен аңлыйсыздыр. Димәк, болай эшләргә ниндидер сәбәп булган, – диде ТКХ җитәкчесе, – ул счетчикларны тышка урнаштырасы калган, ул вакытта өегезгә дә кермәсләр иде.
Инде илкүләм проблемага әйләнгән сукбай этләр шырданлыларның да тынычлыгын алган:
– Бу этләргә закон чыктымы, юкмы!? Тавык та асрый алмыйбыз бит инде, куркытып та өлгереп булмый, күтәреп чабалар!
– Бик авыр мәсьәлә... Беләсез, аларны юк итәргә ярамый, үтергән очракта, хәтта, төрмә яный. Район бу эшкә акча бүлеп бирсә дә, этләрне тотып стерилизацияләү белән шөгыльләнүче республикадагы лицензияле бердән-бер оешма ничек өлгерсен? Шуңа, этләр турында көне буе сөйләшеп утырсак та, нәтиҗәсе булмаячак, ничектер үзләре кырылып бетсә генә, – диде җирлек башлыгы.
Әйе, елдан-ел арта һәм кыргыйлана баручы әлеге этләрне яклаучылар, алар тарафыннан кискенләшә баручы куркынычны әллә аңламыйлар шунда. Алай бик жәлләсәләр, үзләренә алып, тәрбиялиселәре бар. Ачу да килерлек. Урамны мунча кадәр машиналарының тәрәзәләреннән генә күзәтүчеләргә андый законнарны дөрес кабул итү мөмкин дә түгел инде.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: