Яшел Үзән

ЗПАТП җитәкчесе Рамил Садыков бәйрәм белән котлый!

Хөрмәтле Яшел Үзән автотранспорт предприятиесе хезмәткәрләре, Яшел Үзән муниципаль районында яшәүчеләр!

Сезне һәм якыннарыгызны чын йөрәктән календарьнең иң күңелле һәм гаилә бәйрәме – Яңа ел белән тәбрик итәм! 
Безнең предприятие өчен узып киткән ел гади түгел, әмма вакыйгаларга бай булды. Без – халык вакытында эшкә барып җитсен, кичен өйләренә кайтсын, транспорт өзлеклелеге булмасын өчен бөтен тырышлыкны биреп эшләдек. Тотрыксызлыклар килеп чыкмасын дип көчебезне куйдык. Алда безне яңа, күләмле эшләр көтә. Районыбызның киләчәктә дә ныклы адымнар белән алга баруын тәэмин итү һәрберебезнең ихтыяр көче, нәтиҗәле эше һәм теләгеннән тора.
Кадерле яшел үзәнлеләр! Яңа елга аяк басканда борчу-мәшәкатьләрегезнең барысы да иске елда калуын, ә шатлык-куанычларыгызның Яңа елда дәвамлы булуын телим. Гаиләләрегездә һәрвакыт күңел тынычлыгы булсын, бәйрәм кәефе үзегезне ел буе ташламасын. Сезгә һәм якыннарыгызга сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим! Яңа ел белән!

Рамил Садыков,
«Яшел Үзән автотранспорт предприятиесе» ҖЧШ 
директоры
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: