Яшел Үзән

Зөлфәт Зиннуров тормышында зур вакыйга

Бүген 8 июль - Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә "Башваткыч" тапшыруын алып баручы Зөлфәт Зиннуровның гаиләсендә икеләтә бәйрәм: икенче сабыйлары дөньяга килде.

Нарасый Казанның 1нче бала тудыру йортында иртәнге 6 cәгать 23 минутта туган.
- Аллага шөкер, хатыным Гөлназның да, нәни кызыбызның да хәле яхшы. Баланың авырлыгы - 3570 грамм, буе - 53 см, - дип сөенече Intertar.ru хәбәрчесе белән уртаклашты бәхетле әти. Зиннуровлар кызларына нинди исем сайлавын әлегә әйтмәде. Сүз уңаеннан, олы кызлары Зәлиягә 12 октябрьдә 5 яшь тулачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: