Яшел Үзән

Зөлфия Шакирова: «Балаларым алдында шуның өчен оялам»

Җәвит Шакиров Инстаграмдагы аккаунтында әлеге фотоны куйган һәм: "Бүләк бирелде", - дип язган. Бүләк җырчының күңеленә хуш килде микән дип, Зөлфия Шакирова белән элемтәгә кердек.

- Юк, инде, нинди эт?! Уфага җизнинең туган көненә барган идек, аның балаларының эте. Матур, "йоркширский терьер" токымлы эт. Җәвит абыегыз ул фотоны куеп та өлгергән мени? Эт караганчы, ул вакытны оныгыма сарыф итәр идем. Балаларны да үстерә алмадым, хәзер оныкка да вакыт җитми, дип өзгәләнәм инде. Ышанасызмы юкмы, хәтта балаларым алдында шуның өчен оялам.

Песи белән этне бөтенләй дә алганыбыз булмады. Бәләкәй малайның 3 яшенә попугай алган идек, үз башыбызга бер бәла булды ул. Гастрольгә киткәндә, баланы - няняга, ә попугайны күрше-тирәгә калдыра идек. Чыгып китәргә вакыт җиткәч, Җәвит абыегыз попугай күтәреп, аны калдырырга урам буйлап кеше эзләп йөри иде. Ә өйдә калдырып булмый: обойны, картиналарны куптара. Йорт хайваны - ул бит җан иясе, аны алгач, тәрбияләргә кирәк. Безнең гастрольләр графигы белән эт карап була ди мени? Уфадан кайттык, Пензага киттек. Бүген төнлә тагы Уфага кузгалабыз.
Бүләкләргә килгәндә, Җәвит абыегыз бик юмарт ул. "Зөлфиякәем, сиңа бу әйбер бик килешер иде", - дип, кием дә тотып кайта. Кибеттә берәр нәрсә киеп карыйм икән: "Алыйк инде", - дип ялына башлый. Кайчак үземә ошамаса да, алырга туры килә. Бүләк ясарга гына тора ул. "Алтын" минем Җәвиткәем. Тормышта андый ир-атлар бик сирәк.

Шәһри Казан

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 23 октября 2017 - 14:24
    Защити себя!
  • Тормышыгызда нәрсәләрне үзгәртер идегез?
    Проголосовало 3 человек
  • Мин авылны сайлыйм!
  • «Ашыгырга ярамый, без бит балаларны йөртәбез!»
  • Яшел Үзәндә төрле милләт балалары татар телендә шигырьләр укыды
  • «Дуслар чабышы» Маяк спорт комплексында узды
  • Бакырчыда Мәүлид бәйрәме
  • Яшел Үзән пассажир автотранспорт предприятиясендә ничек бәйрәм иттеләр?
  • Авыр атлетлар кабат Яшел Үзәндә
  • Бакырчыда каз өмәсе
  • Яшел Үзән полициясе бәйрәм итте (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • Газовикларның риск зонасына васильеволылар да эләгә
  • 19 апреля 2018 - 13:52
    Сабан туе көннәре билгеле булды
    Быел, халыкның иң яраткан һәм бүгенге көнгә килеп җиткән иң борынгы йола-бәйрәмнәренең берсе булган Сабантуй, Рамазан ае тәмамлангач булачак.
    177
    0
    0
  • 20 марта 2018 - 15:31
    Игътибар! Түбән Урысбага авыл җирлегенә сәркатип кирәк.
  • 1 ноября 2017 - 10:53
    БЕЗ СЕЗНЕ КӨТӘБЕЗ! Белдерүләрегезне 5-67-02 телефоны аша яки Гоголь ур, 23а йортына килеп калдыра аласыз.
Ночной режим