Яшел Үзән

Зифа Кадыйрова: «Көне буе суган суы сыгам. Кайчакта»

Узган шимбә көнне әдәбият сөючеләребез тантана итте дисәк тә ярый. Даны бөтен Татарстанда киң таралган язучы Зифа Кадыйрованың үзен күрергә насыйп булды аларга. Тансык бәйрәм кебек көтеп алынган очрашулар районыбызның Норлат, Мулла Иле һәм Карагуҗа авылларында булды. Зифа Кадыйрова шаккатыруын дәвам итә. Язучы ханымның әдәбият дөньясында танылуы күктә атылган йолдыз...

Узган шимбә көнне әдәбият сөючеләребез тантана итте дисәк тә ярый. Даны бөтен Татарстанда киң таралган язучы Зифа Кадыйрованың үзен күрергә насыйп булды аларга. Тансык бәйрәм кебек көтеп алынган очрашулар районыбызның Норлат, Мулла Иле һәм Карагуҗа авылларында булды.

Зифа Кадыйрова шаккатыруын дәвам итә. Язучы ханымның әдәбият дөньясында танылуы күктә атылган йолдыз кебек кисәк кенә килеп чыккан иде. Һәм менә бу очрашуларга килгән җанатарларының күплеге дә гаҗәпкә калдыра. Тагын кайсы әдип шулкадәрле тамашачы җыя алыр иде икән? Хәер, язучыга очрашу уздыру мәҗбүри түгел, аның иҗат җимеше әдәбият сөючеләрнең йөрәкләрендә урын таба алса, шул җитә, дип тә әйтүче кеше булыр. Бу күзлектән караганда да безнең кунагыбызга тиңнәр бик аздыр, мөгаен. Зифа Кадыйрова язган китапларның тиражы алтмыш меңгә (!) җиткән инде. Сүз уңаенда нинди әсәрләр икәнлеген дә исегезгә төшерик. Язылу тәртибендә әйтсәк, менә алар: «Сагынырсың - мин булмам», «Язмыш сынавы», «Көтеп узган гомер», «Бәхеткә юл кайдан?» Боларга өстәп, рус теленә тәрҗемә ителгән әсәре өч мең данәдә дөнья күргән һәм тагын бер яңасы нәшриятта чыгарга әзерләнә икән. Әйтергә кирәк, аның китаплары кибет киштәләрендә тузан җыеп ятмый, сатылып бетеп тә бара әле...

Һичшиксез, татар әдәбиятының яңа йолдызы мөхтәрәм Зифа Кадыйрова. Дөрес, ул үзен бик тыйнак тота, дан-шөһрәттән башы әйләнеп, мәгълүм йолдызлык чирен йоктырмаган. Карагуҗада узган очрашуга килгәч күрдек без аны. Кичә башланганчы кунак белән танышып сөйләшеп алырга да өлгердек. Бусы өчен китапханә мөдире Дания Җиһаншинага рәхмәт, ул таныштырды безне. Башлап без язучының шәхси тормышы белән кызыксындык.

Зифа Абделвәли кызы Кадыйрова Башкортсан Республикасының Учалы районы Ахун авылында 1958 елда туа. Ахун авылы - ут күршебез Башкортстандагы иң зур татар авылларының берсе. Узган гасырда анда меңнән артык йорт исәпләнгән. Шул авылда туып-үскән татар егетләренә гаилә корырга татар кызлары да җитәрлек булган, дип тә искәртте Зифа ханым. Дөрес, ул үзе бәхетен Чаллыда таба. Яшь кыз заман шаукымына бирелеп, 1978 елда КамАЗ төзелешенә килә. Язмыш аны Марсель исемле Мөслим егете белән таныштыра. Яшь йөрәкләр, кавышып, гаилә кора. Кадыйровлар малай һәм кыз тәрбия­ләп үстерә. Ни кызганыч, Марсель узган ел, кисәк кенә чирләп китеп, дөнья куя. Авыр туфрагы җиңел була күрсен. Шулай итеп, көтмәгәндә балалары әтисез калу белән бергә, ул үзенең тормыштагы таянычын һәм тәүге укучысын да югалта. Әйе, Зифа ханым әсәрен язып бетерүгә Марсельгә укыта. Бәхетенә, Мөслим егете әдәбият ярата торган нечкә күңелле кеше була. Без аннан әдәбият дөньясында ясаган беренче адымнары турында да сорадык.

- Мин башкалар кебек яшь чагында ук язучы булырга хыялланмадым һәм ул юнәлештә белем дә алмадым. Тик, утызны тутырып, олыгая башлагач, нидәндер канәгатьсезлек хисе били башлады күңелемне. Тормыш заяга уза кебек иде. Ниндидер мәгьнәле эш эшлисе килә иде. Шунда тәвәкәлләп яза башладым. Әле беркемгә дә сөйләмим, хәтта балаларыма да хат язам, дип кенә әйтә идем. Ниһаять, язып бетердем - ручка белән язылган 540 бит килеп чыкты. Кулъязмамны иремә күрсәттем. Ул укып чыккан да дустына биргән, тегесе - үзенең танышына... Барысы да кызыксынып укыдылар. Кулъязмам шулай кулдан-кулга йөреп югалмасын дип, мин аны китап итеп чыгарырга булдым. Бер-берсеннән ишетеп, таныш-белеш чиратка да тезелә башлаган иде инде. Менә шулай беренче китабым - «Сагынырсың - мин булмам» әсәре йөз данәдә дөнья күрде...

***

Сорау-җавап димәктән, биредә без, алга китеп булса да, язучыга очрашуда бирелгән сорауларны һәм аның җавапларын аерым китерик.

- Сезнең әсәрләрдә төрле кешеләр тасвирлана, шул исәптән хәтта бомж - йорт-җирсез калган фәкыйрьләр дә... Сез аларның тормышын каян беләсез соң?

- Мин пенсиягә чыкканчы унике ел электромонтажник булып эшләдем. Кабель сузарга җир асты канауларына төшкәндә еш кына шунда төн кунган бомжларны күрергә туры килә иде. Аңлыйсыз инде, мондый тет­рәндергеч хәлгә битараф карый алмыйм мин. Тормышта булган һәр авырлык минем йөрәгемнән уза...

- Без сезнең әсәрләрне елый-елый укыйбыз, ә автор үзе елый микән?

- Әсәрләремне авыр­лыклар кичергәч, елар дәрәҗәгә җитеп язам. Мин үземне елак дип әйтмәс идем - тормыш чыныктыр­ды мине. Әмма күңелем тулып елый башласам, туктый алмыйча, көне буе суган суы сыгам инде.

- Кызым, син нәкъ безнең якта булган хәлне язгансың, каян белдең аны?

- Болай миннән Бөгелмәдә дә, Чирмешәндә дә, башка авылларда да сорадылар. Алай охшата алуым - Аллаһтан дип уйлыйм. Йөрәгемдә бөреләнгән хисләремне һәркем дә үзенеке итеп кабул итүенә мин шатланам.

***

Чыннан да, язучы кеше сөенергә хаклы. Бу сорау үзе үк күп нәрсә турында сөйли бит. Әдипнең гомумиләштереп яза алу сәләтен дә, даны халык арасында киң таралуын да күрсәтә ул.

... Карагуҗада үткәрелгән кичә - халыкның язучы ханымны яратуына бер мисал. Зифа Кадыйрова хөрмәтенә оештырылган кичә үзе генә дә ни тора! Анда җыр, анда бию һәм язучы әсәреннән өзекләрне спектакль итеп күрсәтү... Барысы да бик матур башкарылды да әле. Турысын әйтик, сәхнәдә чыгыш ясаучыларның булдык­лылыгы горурлык хисе дә уятты бездә. Менә бит райондашларыбыз нинди оста икән безнең! Җыелган халык тын да алмый карады. Биредә әдәби әсәрләр укырга яратуларын да билгеләп үтик. Китапханәгә биш йөзгә якын кеше йөри икән. Тормышчан яза, дип кунагыбыз китапларын да сатып алдылар ул кичне. Әлбәттә, халык бу очрашуны оештыручыларга рәхмәтле. Авылга атаклы язучы Зифа Кадыйрованы алып килгән Роза Хәмидуллина да, кичәне әзерләп кызыклы итеп алып барган Дания Җиһаншина һәм Әлфинур Хөснетдинова да тамашачы алкышларына бик лаек. Әйтергә кирәк, танылган язучы иңсәсенә бүләк итеп салынган ак шәл дә кышкы кичтә бик урынлы килеп чыкты. Очрашу тәмамланганда Карагуҗа авылы җирлеге башлыгы Марат Шакировның җылы сүзләре дә иш янына куш булды.

Сүзебез ахырында Зифа Кадыйрованың, киләчәктә нинди әсәр белән куандырачагы турындагы сорауга, җавабын китерәсе килә:

- Яңа әсәр башымда туа гына әле. Мин шулай озак уйланам, аннары язам. Хәзергә шуны гына әйтә алам: бусы моңа кадәрле язылганнарына охшамаячак!

Ильяс САЛИХҖАН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: