Яшел Үзән

Зөфәр Билалов: «Зәйнәб авырган көннәр тормышымның иң караңгы көннәре булды, үзем дә яшәү белән үлем арасында калдым»

1991 елда дәрәҗәле "Татар җыры" конкурсы лауреаты булган Зөфәр Билаловка педагоглар матур киләчәк юрый. Консерваториядә укый башлагач, аның ректоры Рубин Абдуллин җырчыга:"Син опера һәм балет театрында солист булырга тиешсең", - ди. Әмма Зөфәр Зәйнәб белән бергә эстраданы сайлый. Бүген Татарстанның халык артисты Зөфәр Билалов җыр сәнгатенә үзеннән зур өлеш керткән...

- Зөфәр, кайбер җырчылар юбилейларын алдан ук игълан итеп шаулатып үткәрергә ярата. Ә синең туган көн тыйнак кына узып китте түгелме?

- Туган көннәрне зурлап уздыру ул безгә Европадан кергән бит. Мин үз туган көнемне үткәрергә яратмыйм. Зәйнәб белән балаларныкын гына уздырырга яратам. Туган көнемдә Зәйнәб тәмле ризыклар әзерләде, бәлеш пешерде, салатлар ясады. Гаиләбез белән бергә утырдык. _Һәрвакыттагыча, апа белән җизни дә безнең янда булды. Ә инде сәхнәгә килгәндә, кем белә, бәлки алга таба үземнең яраткан җырларымны башкарып кичәмне дә оештырырга булыр.

- Хәзерге вакытта үзеңне ничә яшьтә итеп хис итәсең?

50 яшь тулганчы 25 яшь кебек иде. Ә дөньяга карашым үз яшемә туры килә. Ә хәзер эчке халәтем унбиш яшькә яшьрәк кебек тоела. Әлбәттә, 50 яшьтә зирәклек булырга тиеш инде.

- Балачак хатирәләрен искә төшерик әле. Нинди бала иде ул Зөфәр дигән малай?

- Мине ул чакта Минзөфәр дип йөртәләр иде. Мулла кушкан исемем шулай. Бик шук булдым. Мин урамга чыкмыйча малайлар уйнамый көтеп торалар иде. Шуклык эшләп йөрсәм дә, сугыш чукмарларын тынычландыра торган гадәтем бар иде. Үземне беркем дә кыерсытмады. Бергә уйнап үскән дуслар белән әле дә аралашып торабыз.

- Мәктәп еллары ничегрәк үтте. Укытучылар мәхәббәтен яулап булдымы?

- Укытучыларымның үземә карата начар карашта булганын хәтерләмим. Мин дәресләремне иртән торып кабатламыйча мәктәпкә бармадым. Укуга бик җитди карадым. Яхшы укыган өчен 7 нче сыйныфта ул чактагы директорыбыз Иван Васильев "Артек" ка да җибәрде. Мәктәбебез һәрвакыт республикада алдынгы урында булды. Бәйрәмнәрдә стена газеталарын чыгарганда үзем рәсемнәр белән бизи торган идем. Аннары тактага чокып рәсем ясарга яраттым.

- Син бит әле оста баянчы да. Анысына кайчан өйрәндең?

- Беренче сыйныфта укыганда өйдә ангина белән авырып ятканда, әтинең бер рәтле гармунын кулга алдым. Шунда тиз арада өйрәнеп тә куйдым. Өченче сыйныфта, чакта әти сарык сатып, миңа Казаннан баян алып кайтып бирде. Ул чакта 75 сум иде ул. (әле дә булса авыл мәктәбе музеенда саклана ул баяным). Минем бик тә баянчы буласым килде. Авылдагы оста баянчыларның ничек уйнаганнарын игътибар белән күзәтә торган идем. Иҗат эше Ходайдан салынадыр, күрәсең. Мәдәният һәм сәнгать институтында укыганда фортепьянода да уйнарга өйрәндем.

- Нинди һөнәр сайлаячагыңны кайчан хәл иттең?

- 7 нче сыйныфта укып йөргәндә, авыл мәктәбенә укытырга композитор Габдразак Мингалиевның абыйсы Вакыйф абый уку йортын тәмамлап музыка укытырга кайтты. Ул вакытта энесе Габдразак мәдәният һәм сәнгать институтында белем ала иде. Аның җырлау манерасын күрдем дә, үзем дә шунда китәргә уйладым. Ул миңа хор бүлегенә керергә киңәш бирде.

- Зәйнәб белән сезнең юллар да әлеге уку йортында кисешкән. Аңа тәкъдим ясаган чагың хәтердәме? Аның әти - әнисендә ниндирәк тәэсирләр калдырдың икән?

- 1988 елның җәе иде ул. Алар мине башта сак кына кабул иттеләр. Әти - әнисеннән сорарга кайтып киткәннән соң, әнисе башта: "Бу егет бик шукка охшаган" дигән. Аннары тора бара: "тормыш итәргә яраклы кеше" дигән сүзен ишеттем.

- Үзең аларга карата нинди мөнәсәбәттә булдың?

- Зәйнәбнең әнисен үз әнием кебек якын иттем, чөнки ул зирәк хатын кыз иде. Беркайчан гайбәт сөйләмәде. Үзе яшьтән үк тормыш авырлыкларын күп күргән кеше. Бабай белән һәрвакыт килешеп яшәдек. Зәйнәб белән бергә яшәвебезгә декабрь аенда 27 ел булды.

- Көнләшү дигән нәрсә хасмы сиңа? Кайвакыт көнләшү бик яман чиргә дә әйләнеп китүчән бит ул.

- Исән - сау булган кеше көнләшә, билгеле. Әмма һәр баганага да көнләшсәң, ул чиргә әйләнергә мөмкин.

- Мәхәббәтнең сафлыгы авырлык килгәндә сынала, диләр. Зәйнәб авырып ятканда син аны исбатладың. Ул хастаханәдә ятканда бер адым да яныннан китмәдең.

- Шушы яшемә җитеп, тормышымның иң караңгы көннәре булды ул чакта. Үзем дә яшәү белән үлем арасында калдым. Ходайдан җибәрелгән сынау булгандыр ул.

- Син гаиләдә улларыңа нинди әти?

- Икесенә дә дус дип саныйм үземне. Без үскәндә әти белән ике арада билгеле бер чик бар иде. Ә мин андый түгел, аңа капма каршы. Дөрес, алар үзләренең эч - серләрен күбрәк әниләренә сөйлиләр. Аның шулай булуы миңа да ошый. Гел шаярып, уен көлке белән генә баланы тәрбияләп булмый. Кайвакыт дилбегәне ныграк та тотарга туры килә.

- Аларның кайсы юлны сайлауларын теләр идең?

- Булат үзебез белән эшләп йөри. Читтән торып Казан федераль университетында укый. Үз планнарын безнең белән киңәшеп эшли. Фоатның да тавышы матур. Кайсы юнәлешкә сәләтләре күбрәк, шуны сайласыннар. Әниләре белән минем яктан аларга каршылык юк.

- Тормышта үпкәләшкән чаклар да булмый калмыйдыр. Андый вакытта кем беренче сүз башлый?

- Мин сөйләшмичә озак йөри алмыйм. Дин кануннары буенча да сөйләшмичә йөрү гөнаһ санала.

- Зөфәр, синең туган җанлы кеше икәнлегеңне дә беләбез.

- Апа белән җизнине Ходай безгә яраткандыр. Иң беренче чиратта алар белән дуслык җепләре нык булды, чөнки апам берәү генә. Без алар белән гомер буе бергә. Калганнары ир туганнар. Үзебезгә кыен булганда да мин туганнарны ташламадым. Абыйларга да һәрвакыт ярдәм итәргә тырыштым. Зәйнәб тә шулай ук туган җанлы.

- Әнә шул туганнарыңны яратуың аркасында нәсел җепләрең белән дә кызыксынгансың, ахрысы.

- Әйе, минем дә, Зәйнәбнең дә нәсел шәҗәрәләрен Бөгелмәдә яшәүче Миләүшә белән Әсхат Закировлар эшләде. Безнең шәҗәрә 1768 елдан Аит нәселеннән башлана.

- Син иҗат эшенә төрле яктан сәләтле. Шигырьләр дә, көйләр дә язасың. Еш туамы җырларың?

- Мин аларны шигырь, йә булмаса көй иҗат итәм, дип язмыйм. Күңел халәте ул язу. Бер көнне шигыре туса, илһам килгәндә көе чыга.

- Үзеңне укытучы итеп күз алдына китерәсеңме?

Мине заманында мәдәният һәм сәнгать институты укытучысы Марат Яхъяев укытырга чакырган иде. Ул чакта гастрольләргә күп йөрү сәбәпле, минем мөмкинлегем булмады. Әлбәттә, укыта да алган булыр идем, чөнки бөтен эшкә дә җаваплы карап гадәтләнгәнмен. Тавыш тембрын бозмыйча гына укытып булыр иде. Минем өчен сәхнә кирәгрәк булды. Без икмәкне сәхнә белән эшләдек. Кемдер синең җырларыңны тыңлап үсә икән, бу үзе укыту ысулы, минемчә.

- Әллә мактаулы исемнәрнең соңрак бирелүе күңелеңне рәнҗеттеме? Хәзерге яшь җырчылар бик тиз ала бит ул исемнәрне.

Юк, без ул хакта уйламадык та. Безнең "Исем кирәк" дигән омтылыш булмады. Беркайчан да хәйриячеләр дә эзләмәдек. Тамашачы мәхәббәте безне иҗатка рухландырды. "Сезнең җырларны тыңлап сихәтләндек", дип хатлар килә иде. Без һәрвакыт тамашачыларыбызга рәхмәтле.

Люция Хәбибуллина

Шәһри Казан

Чыганак - матбугат.ру.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: