Яшел Үзән

Үзеннән-үзе бетми. Йөткерү турында без беләбезме?

ОРВИ белән авыручыларның, статистика буенча 20 проценты йөткерүдән зарлана. Һәм бу нормаль күренеш, чөнки ул төп билгеләрнең берсе. Әмма әлеге киң таралган күренешне бик күп миф һәм уйдырмалар белән чорналган.

Йөткерү үзе организмның саклану реакциясе булып тора. Ул сулыш юлларындагы тын алуны авырайтучы төрле элементларны чыгару өчен кирәк. Андый элементлар микроскоп аша гына күреп булырлык кечкенә булуларына карамастан, йөткерү рецепторларын актив рәвештә ярсытырга сәләтле. Йөткерү еш кына интектергеч була. Һәм аны ничек “йөгәнләргә”, нинди хәлне нормаль дип санарга, ә кайсы очракта шикләнергә кирәклеген бик аз кеше белә.

1 уйдырма. Йөткерү – игътибарга лаек булмаган мөстәкыйль авыру.
Чынлыкта, йөткерү беркайчан да үзеннән-үзе барлыкка килми. Ул нинди дә булса авыруга иярүче симптом. Кайбер очракта ул ОРВИ фонында борын-тамакта лайла туплану сәбәпле, ә кайсыбер хәлдә туберкулез кебек җитди авыруның таралуына күрсәтергә мөмкин.
Йөткерүне игътибарсыз калдырырга ярамый. Мондый проблеманы дәвалауга өстән карасаң, җитди күңелсезлекләргә таруың бар. ОРВИ вакытында дәвалап бетерелмәгән йөткерү пневмониягә сәбәп була ала. Чөнки какрык чыга алмыйча, үпкәләргә төшәчәк. Бронхит вакытында йөткерү бронхиаль астма яки үпкә абсцессасы китереп чыгарырга мөмкин. Азгын йөткерү үпкәләрдә рак авыруы билгесе була ала.

2 уйдырма. Йөткергәндә урында яту режимын сакларга кирәк.
Йөткерү булганда урамга чыкмаска, тәрәзәләрне ачмаска һәм урын режимын сакларга кирәк, дигән киңәшләрне еш ишетергә була. Чынлыкта бу алай түгел. Горизонталь халәттә йөткерү, киресенчә, көчәергә мөмкин. Көчле томау вакытында, мәсәлән, ятып торганда лайла бугазның арткы стенасына туплана һәм аны ярсыта. Нәтиҗәдә кешене көчле йөткерү бимазалый, еш кына ул бөтенләй интектергеч була.
Шулай ук бүлмәне җилләндерү һәм дымландыру турында да онытмаска кирәк. Коры һәм тынчу һавада борын-тамактагы лайла кибә, табигый дымландыру бетә, ә тузан үрчи. Шуның аркасында йөткерү тагын да көчәя һәм күкрәктә авырту да барлыкка килергә мөмкин.
Йөткерү булганда физик эшчәнлекне чикләүче бернинди дә үзенчәлекле тыюлар юк, тренажёрлар залына йөрми торсагыз гына. ОРВИ вакытында, әгәр дә кешенең гомуми торышы мөмкинлек бирә икән, гадәти өй эшләрен башкарырга ярый. Урамга, шулай ук, чыгарга ярый, бары тик һава торышына туры килерлек итеп киенергә генә кирәк. Әмма, йөткерүче кешенең, авыруы сәбәпле, тирә-юньдәгеләргә куркыныч тудыруын онытмаска кирәк.

3 уйдырма. Йөткерүне бастырырга кирәк.
Табиблар, сүз юеш йөткерү турында барганда, әлеге симптомны бастырырга кушмый, чөнки ул сулыш юлларындагы какрыкны тизрәк чыгарырга ярдәм итә. Табиблар еш кына, өстәмә ярдәм буларак какрыкны тизрәк сыеклатырга ярдәм итүче махсус “муколитиклар” билгели.

4 миф. Йөткерүдән барлык дарулар да бер төрле, кайсын эчсәң дә ярый.
Чынлыкта бу бик тә куркыныч караш. Йөткерү коры һәм юеш була. Һәрберсенә карата терапия дә төрле. Ешлыгы белән җәфалаучы коры йөткерү булганда, әлеге рефлексны басучы чаралар кулланырга киңәш итәләр. Аларны какрыкны чыгара торган дарулар белән бергә кабул итәргә ярамый (халык медицинасы рәтендәгеләр белән дә). Мондый вариант препаратларны, сулыш юлларында бөке һәм бронхларда сыеклык туплану синдромы барлыкка китерү сәбәпле, бер үк вакытта кулланудан тыелырга кирәк.

5 миф. Йөткерү хроник төргә күчмәсен өчен, башта ук антибиотик эчәргә кирәк.
Бик көчле терапия кулланырга яратучылар әз генә йөткергәләү башланганда да антибиотик кабул итә башлый. Болай итеп алар үзләренә зарар гына китерә. Йөткерү күпчелек очракта вируслы авыру симптомы, ә аларга каршы антибиотик көчсез. Моннан тыш, ул эчәклек эшчәнлеген һәм ашказаны-эчәклек микрофлорасын боза. Антибиотиклар бары тик йөткерү симптомы бирүче бактерияле авырулардан котылырга гына булыша. Шуңа күрә, специалист консультациясеннән башка мондый төр терапия белән ашыкмаска кирәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: