Яшел Үзән

ҮЗЕБЕЗНЕКЕЛӘР – ҮЗӘКТӘ БУЛЫРГА ТИЕШ

Борын төбендәге бәяләп бетергесез истәлекле ядкарьләрнең кыйммәтен аңламыйча, үзебезнең тарихны өйрәнмәгән һәм белмәгән башыбыздан, фәлән хәтле суммаларыбызны чыгарып салып, әллә кайсы җирләргә кадәр барабыз. Авылларында гөрләп эшләп торган музейга да бер генә мәртәбә аяк та басып карамаган олы ачасырлыларның булуына иманым камил.

Быел октябрь башында «Бәрәңге бәйрәме» оештырылмаса, караңгы төшкәч уза торган халык җыенын исәпкә алмаганда, Олы Ачасырга кайчан кайткан булыр идем әле. «Су анасы» фильмы төшерелгән урын – музейны күрәсе килү теләге дә күңелне кытыклап тора иде, хыялым тормышка ашты. Һәм менә уй-кичерешләрем белән уртаклашасым килде. Минем арттан, бәлки, һич югы якын-тирәдә яшәүчеләрдә дә кызыксыну уяныр.
Урам ягыннан янәшәдәгеләреннән берние белән дә аерылмаган бу авыл өе капкасын ачып, ишегалдына узгач ук, үзеңне 1800нче еллар мохитенә эләккәндәй хис итәсең. Беренче күз карашыннан ук мондый тойгыны үрелгән читән, келәт һәм сарай, алар уртасында торган арба белән ат чанасы һәм башка хуҗалык кирәк-яраклары уята. XIX гасыр татар крестьяны хуҗалыгы сыйфатында формалаштырылган Архитектура-этнография комплексы 1997 елның 
1 мартында ачыла һәм ул күренек ле галим-мәгърифәтче Каюм Насыйри (1825-1902) исеме белән бәйле. Аның ачылуына ТР Милли музееның өлкән фәнни хезмәткәре, Олы Ачасырда туып үскән Рәмзия ханым Әбзалина зур өлеш керткән. Әлеге йортны Олы Ачасырга Каюм Насыйриның туган авылы Кече Шырданнан 1947нче елда, барлык җиһазлары белән, Габделгани Зарипов сатып алып күчереп сала. Хатыны Хәбирә апа белән әманәт итеп алган барлык әйберләрне кадерләп сак лап гомер итәләр. 
Бу искитмәле хуҗалыктагы барлык экспонатлар турында сөйләп тормыйм, чөнки алар бик күп һәм барысы да кызыклы. Араларында Каюм Насыйри үз куллары белән ясаган тиредән тышланган диван һәм агач өстәл-шкаф та бар. Мәгърифәтченең каләм генә түгел, башка эш кораллары белән дә дус булуын ишегалдындагы остаханәдә күрергә мөмкин. Бу музейны Каюм Насыйриныкы гына дип уйламагыз, ул шул заманның крестьян тормышын да яктырта. Йорт өч бүлмәдән тора: түр яки ак як, юыну өлеше һәм хатын-кызлар ягы. Зур мичле почмак та, ә тышта «кияү келәте» дә бар әле. Биредә икмәк саклау өчен ларлар, кул тегермәне һ.б. урнашкан. Чигешле урын-җир чыбылдык артына яшерелгән, әйтерсең, яшь парларның серләрен чит-ят күзләрдән саклый. Экспонатларны күреп кенә күңел булмый, барысын да кул белән капшап, чал тарихка кагылып карыйсы килә һәм күңелдә хис-тойгылар ташый. Туристлар биредә, хәтта, кул тегермәнендә үзләре он тартып, зур мичтә коймак пешереп, кәбестә төеп, печән дә чабып карый ала. Мондый интерактив программалы музейлар бармак белән генә санарлык. Шуңа күрә бу этнография комплексына килү бәхетенә ирешкән һәркем бик озакка җитәрлек уңай эмоцияләр алып китәчәк.
Бүгенге көндә Татарстанның туристлар маршрутына кертелгән бу музейның эшчәнлеген тиешле, кешеләрне җәлеп итәрлек дәрәҗәдә тоту өчен аның директоры Рәзинә Гатиятуллина, Рәмзия Ганиева, Люция Хәйруллина, Рүзилә Фәйзуллина бар көчен куя. Аларның район, республика гына түгел, Россия күләмендә уздырылучы төрле чаралардан, бәйгеләрдән бервакытта да читтә калганы юк. Новосибирскида ике ел рәттән, менә быел Махачкала Сабан туенда да үзләрен күрсәтеп кайттылар. Казан Сабан туенда да, халык иң күп җыелган урынны күрсәгез, ул шушы Олы Ачасыр кызлары тәкъдим иткән авыл йорты тирәсе булачак. Чөнки Каюм Насыйри рецептлары буенча ясалган тәмле чәй бары тик монда гына. Ә аның өчен үләннәрне әлеге музей хезмәткәрләре җәе буе үзләре җыеп киптерә. Музей ишегалдындагы махсус корылмада алар көлтә-көлтә эленеп тора һәм хуш исләреннән башлар әйләнерлек.
– Татар халкы бик уңган бит ул һәм барлык кул эшләрен үзе башкарып көн иткән. Безнең бик тә менә шул йола, гореф-гадәтләребезне кайтарасыбыз килде. Чигү, эрләү, туку тематикасы буенча проект эшләп, Президент грантын отуга ирештек. Үзебез коммерцияле оешма булмаганлыктан, бу максатыбызда безгә «Яшел Үзән» инвестиция үзәге җитәкчесе урынбасары Наталья Панкратова ярдәм итте. Шул акчага 4 туку станогы, чигү әсбаплары алдык, йон эрләү кирәк-ярак ларын булдырдык. Әнвәр абый Кадыйровка рәхмәт, 6 каба ясап бирде. Хәзер туристлар үз куллары белән әбиләребезнең тормыш рәвеше булып саналган эшләрен башкарып карый ала: чигү чигә, йон эрли, палас тукый, бәйли. Һәм бу аларга бик тә кызыклы. Үзебезнең авыл мәктәбендә укучылар да бик теләп өйрәнәләр, – дип сөйли, музей тормышын җанландыру өчен күңелендә мең төрле планнар белән янучы һәм аларны тормышка ашыруны максат итеп куеп эшләүче әлеге этнография комплексы директоры Рәзинә Гатиятуллина. – Аллаһка шөкер, быел җәй бик тыгыз булды, туристлардан өзелмәдек, быел 900гә якын кешене кабул иттек, алга таба да безгә сукмак суынмасын иде, дип телибез. Тагын бер теләгебезне тормышка ашырдык, олы юлдан музеебызга күрсәтүче юл билгеләре, Каюм Насыйриның бабасы исемен йөрткән чишмә янына мәгълүмат тактасы урнаш тырдык. Планнар күп инде ул, шуларны тормышка ашырырга язсын. Борчыган мәсьәләләр дә юк түгел. Аларның иң мөһиме – түбә калаен алыштыру. Белгәнегезчә, экспонатлар дымны яратмый. Ә аларны саклау – безнең төп бурыч. 
Музейлар турында сөйлибез икән инде, Яшел Үзән районында яңа эшли башлаган «Шүрәледә кунакта» исемле Кече Шырданга илтүче туристлар маршруты турында да әйтмичә булмый, чөнки ул, шулай ук, мәгърифәтче якташыбыз белән бәйле һәм «Татар авылына сәяхәт. Каюм Насыйри мирасы» дип атала. Аның барлык ка килүе – шушы кечкенә генә авылның активистлары тырышлыгы нәтиҗәсе.
Хөрмәтле райондашлар, иренмәгез, барып күрегез әле үзебездә гөрләп эшләп торган музейларыбызны. Чынлап, бик тә кызыклы, үкенмәссез! Чит төбәкләрдән, хәтта, чит илдән килгән туристлар, үзебезнең райондашларга караганда, шактыйга күбрәк була икән биредә. Оят бит инде бу, җәмәгать! Шундый туристик маршрутлар авылларның карталардан юкка чыкмавына ышаныч тудыра, андый торак пунктларга илтүче юлларны да тәртиптә тоту мөмкинлеген бирә, шуңа күрә булса да яшәтергә кирәк аларны. Ә музейда эшләүче кызларга уңышлар һәм туристлар агымы телибез!

Фоторепортаж

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: